Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Олы Бәрәзә авылыннан Мәгъмүрә әби 90 яшендә дә бәрәңге чүпли

"Дөньялар тыныч торсын да, борчу-хәсрәт кичерергә язмасын", - ди 90 яшен каршылаучы Мәгъмүрә әби Хисамиева. Хәмит БАДИКОВ Юбилее белән котларга район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Түбән Бәрәскә авыл җирлегеннән Рәмлә Латыйпова, "Ленин" хуҗалыгыннан ........ һәм җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Садриеваны ишегалдына чыгып...

"Дөньялар тыныч торсын да, борчу-хәсрәт кичерергә язмасын", - ди 90 яшен каршылаучы Мәгъмүрә әби Хисамиева.

Хәмит БАДИКОВ

Юбилее белән котларга район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Түбән Бәрәскә авыл җирлегеннән Рәмлә Латыйпова, "Ленин" хуҗалыгыннан ........ һәм җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Садриеваны ишегалдына чыгып каршы алды.

Таза-сау, үзен тотышы әле ярыйсы күренгән әбине күреп ихлас куандым.

  • Бер күземә катарактага операция ясаткан идем, анысы әйбәт күрә. Тик колагым якыннанрак әйтсәләр генә яхшы ишетә, - дисә дә, "Сөбханалла, күз тимәсен үзенә", дигән фикердә кайттым.

Олы Бәрәзәдә туып үсә, бары күмәк хуҗалыкта гына эшли, 26 ел сарык тәрбияли. Бу уңайдан: "Гомер буе фермада эшләгәнсез икән", дип төзәтмәкче идем, "Юк, 26 ел гына", дип, фикеремә каршы төште. "Атказанган колхозчы" исеменә лаек була, пенсиягә чыкканда суыткыч бүләк итәләр үзенә.Ышанасызмы, юкмы, әле дә эшли Мәгъмүрә әби. Килгән кунакларны: "Быел да бәрәңге чүпләштем", - дип шаккатырды.Хәзер килене тәрбиясендә гомер итә. Йорт-җиренең зурлыгына, зәвык белән төзелүенә сокландым: өй эчендә якты да, җылы да...

  • Элеккеләрне искә алам да, йөрәк сыкрый, - ди тыл ветераны.

Тормышның ачысын-төчесен күп кичерә ул. Бөек Ватан сугышы елларын гына түгел, аннан соңгыларын да сагынып көрсенә. Черегән бәрәңге җыеп, алабута оныннан күмәч пешереп ашавынсөйләп тә тормый.

  • Аларын ул чорда бар кеше дә кичерде. Мин исә окоп казыган вакытларны искә алмакчы булам, - дип, 1941 ел истәлекләре белән уртаклашты.

Немецлар Мәскәү янына кадәр килеп җиткәч, Буага окоп казырга җибәрәләр. Елга аша каршы якка атлар белән чыгалар.Биредә күп авырлыклар кичерә мәкаләбез герое. Язманың тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев