Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәширә белән Шәүкәт Борһановларның Алтын туйлары

Яңа Әтнә авылында гомер кичерүче Бәширә һәм Шәүкәт Борһановлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр.


- Ни арада узган бу гомер, яшәлмәгәндә кебек, - ди Шәүкәт абый. Сүзгә Бәширә апа кушылып:
- Аллага шөкер, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Шәүкәт үзенә дә, башкаларга да таләпчән булды. Тормыш дип яшәде, - диде.
Бәширә апа белән Шәүкәт абыйны кечкенәдән яхшы беләм. Шәүкәт абый җор телле, намуслы, эшчән кеше иде. Ә Бәширә апа татар хатын-кызларына хас булган мөлаемлыгы, сабырлыгы, төпле киңәшләре әлеге сыйфатларны тулыландыра иде. Авылда үрнәк гаилә булдылар. Ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
... Элеккеге Кызыл Юл, хәзерге Арча районы Носы авылы кызына сугыш башланганда 5 яшь була. "Абыйларның сугышка киткәнен яхшы хәтерлим. Ә менә сугыш бктәкндә беренче сыйныфны тәмамлаган идем. Иртән як, әти, апай һәм мин чәй эчеп утырабыз. Әни Арчага чәчү орлыгы алып кайтырга киткән иде. Бүгенгедәй хәтеремдә: "Сугыш беткән", диеп кычкырдылар. Йөгереп урамга чыктык. Бөтен кеше кочакланыша, елаша", - дип Бәширә апа яшьле күзләрен сөртеп.
Яшәлгән, авырлыгы, шатлык куанычлары да булган. Шулай да сер бирелмәгән.
Тулырак итеп "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев