Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтен эш антеннада

14 октябрьдә Татарстан Республикасында аналог тапшырулары туктатылачак. 20 федераль канал программа карауны дәвам итү өчен цифрлы эфирлы телевидениене көйләргә кирәк.

 

Әгәр сездә:

- федераль канал логотибы янында “А" хәрефе бар;

- 20 каналдан да артык түгел;

- ТВ өчен абонент түләве юк икән, димәк Сез аналог сигнал кабул итәсез.

 

Сез инде “цифр”ны кабул итү өчен DVB-Т2 стандартының махсус приставкасы кирәклеген ишеткәнсездер. Кабул итү антеннасын дөрес сайлау да бик мөһим.

 

Антенна сайлау

 

“Цифр”лы эфир сигналны кабул итү өчен бүлмә эчендәге яки тышкы антенна кирәк. Әгәр сез телебашня янында яшисез икән, кечкенә генә бүлмә антеннасы да ярый.

Мондый антенна ярдәмендә авылда, дачада һәм башка телебашнялардан ерак урыннарда сыйфатлы сигнал алу мөмкин түгел диярлек. Бу очраклар өчен тышкы антенналар яхшырак туры килә. Мондый антенна тышкы якта тәрәзәгә, балконга урнаштырыла.

Бүлмә антеннасы сайласагыз, биналар тыгызлыгын, ландшафтны һәм нинди катта яшәвегезне исәпкә алырга кирәк. Кабул итү антеннасы телебашняга якынрак булган саен, сигналны кабул итү шулкадәр ышанычлырак була.

 

Антенна гади дә, усилитель белән дә була. Гади антенна телебашнядан әллә ни ерак булмаган җирдә кабул итү өчен туры килә. Кабул иткән сигналга үз “помех”ларын һәм “шум”нар кертми. Әмма әгәр дә сез телебашнядан еракта торасыз яки тирә-юньдә җитди “помех” булса (биек йортлар, агачлар), мөмкинлеге җитәрлек булмаячак.

Ә “усилитель”ле антенна сыйфатны яхшырта. Алар, беренче чиратта, авыл җирендә телебашнядан ерактагы сигналларны кабул итү өчен туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев