Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бөтендөнья код сәгате үтте

Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT- компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә...

Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT- компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә билгеләнгән информатика көненә багышлап үткәрелә.

Безнең район мәктәпләрендә дә 9, 10, 11 нче сыйныф укучыларына шушы акция кысаларында информатика дәресләре уздырылды. Төрле мәктәптә төрлечә исем белән аталган бу дәреснең максаты укучыларда информацион технологияләргә карата кызыксыну уяту. Дәресне информатика укытучылары үткәрде. Дәрестә Акция өчен махсус эшләнгән презентацияләр, мотивацион видеороликлар күрсәтелде. Дәреснең практик өлеше дә булды: укучылар онлайн-тренажерларда программа язып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев