Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтнек – әнием төсе – “Әтнә таңы”

Бакча почмагында үсә бөтнек Карыйм аларга әнием төсе итеп. "Һай, шул бөтнек исләре, - дия идең - Җыйган үзенә бөтен җәй исен". Быел да бөтнек яшелләнеп чыкты, Җәйне генә каршылыйбыз, әни, синсез. Ничек икән синең хәлләрең? Без бөтенләй калдык инде ятим. Каршыладымы сине анда әти? 37 ел сагынып яшәдең Төшләргә...

Бакча почмагында үсә бөтнек

Карыйм аларга әнием төсе итеп.

"Һай, шул бөтнек исләре, - дия идең

- Җыйган үзенә бөтен җәй исен".

Быел да бөтнек яшелләнеп чыкты,

Җәйне генә каршылыйбыз, әни, синсез.

Ничек икән синең хәлләрең?

Без бөтенләй калдык инде ятим.

Каршыладымы сине анда әти?

37 ел сагынып яшәдең

Төшләргә дә һич кермисең, әни.

Ничек икән синең хәлләрең?

Синдәй шәфкать ияләре

Ничек үтә икән сират күперен?

Беребезгә генә булса да,

Сөйләче хәлеңне төшкә кереп.

Авыр яшәдең, әни, бу тормышта

Анда җиңел булсын язмышың.

Җаннар кире кайта диләр бу дөньяга,

Оныкларыңда булсын иде кабатланышың.

Сагынабыз, әни, барыбыз да!

Урының булсын оҗмах түрендә.

Бакчаларга керсәм баш әйләнә

Син утырткан бөтнек исенә...

ГӨЛСИНӘ, Бәрәскә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев