Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу атнага йолдызнамә

7 - 13 август КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада үзләрендә җир җимертеп эшләү көченең юклыгын тояр. Шуңа да кайберләрен хезмәттәшләрегезгә йөкләрсез, алар каршы килмәстер, мөгаен. Ял итеп алыгыз, өйдәге эшләрне гаиләгезгә кушыгыз. Ял көннәрендә дусларыгыз белә күңел ачу файдага булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга йолдызлар булган капиталны эшкә җигәргә, яңа эшкә кертергә киңәш...

7 - 13 август
КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада үзләрендә җир җимертеп эшләү көченең юклыгын тояр. Шуңа да кайберләрен хезмәттәшләрегезгә йөкләрсез, алар каршы килмәстер, мөгаен. Ял итеп алыгыз, өйдәге эшләрне гаиләгезгә кушыгыз. Ял көннәрендә дусларыгыз белә күңел ачу файдага булыр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга йолдызлар булган капиталны эшкә җигәргә, яңа эшкә кертергә киңәш итә. Нәкъ менә хәзер табыш бик тиз артып китү мөмкинлеге бар. Кешеләр белән аралашканда үзегезне итагатьле тотыгыз, үпкәләтүдән сак торыгыз. Буш вакытыгызны гаиләгез, якыннарыгыз белән уздырырга тырышыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә бу атнада бик нык һәм киеренке шартларда эшләргә туры килер. Финанс мәсьәләсендә кыенлыклар белән очрашу ихтималы бар, көтелмәгән чыгымнар булыр төсле. Электр приборлары, кисүче инструментлар белән эш иткәндә сак булу сорала. Шул ук вакытта романтик очрашу да вәгъдә ителә.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларның артык туры сүзле һәм тупаслыгы эшләрендә комачау итәргә мөмкин. Бу халәтегез тирә-юньдәгеләрдә ризасызлык тудырыр. Миңа һәрчак юл куялар дип уйласагыз, ялгышасыз, беркем дә тимер түгел. Бу атнада табышыгыз артып китү, теләгән әйберегезне сатып алу мөмкинлеге туачак.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга йолдызлар интуициягә таянып эш итәргә, активлыкны үз-үзеңне камилләштерүгә юнәлтергә киңәш итә. Нәкъ менә эгоистлык күрсәтү безнең файдага булачак. Имиджыгызны үзгәртү кәефегезне күтәрер. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнү вакыты җитте дип уйламыйсызмы?
КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада тыныч яшәү рәвеше сайларга, мөһим карарлар кабул итүдән тыелып торырга киңәш ителә. Ярдәм сорасалар, баш тартмагыз, кемгәдер ярдәм итә алуыгыз күңелегезне тынычландырыр. Дусларыгыз, якыннарыгыз белән сүзгә килүдән тыелып кала белегез, чөнки аларны югалту куркынычы бар.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең карьера һәм һөнәри эшчәнлек өлкәсендә проблемалары килеп чыгуы ихтимал. Максатыгызга ирешү юлында кыенлыклар белән очрашуыгыз бар. Теләгәнегезгә ирешерсез, үҗәтлек һәм зур тырышлык бәрабәренә. Гаилә тормышында күңелле вакыйгалар көтелә, яңа танышулар сезнең файдага.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада игътибар үзәгендә булырга тырышыр. Башкалардан аерылып тора белгәнгә, сезне күрерләр, социаль статусыгыз артыр. Карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге биреләчәк. Ерак юлга чыгу өчен яхшы вакыт түгел, каршылыклар белән очрашуыгыз ихтимал.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга бу атнада башка билге астында туганнарга караганда, уңыш күбрәк елмаячак. Әмма могҗизага ышанып, кул кушырып утырырга ярамый: җитәкчегез каршына барганчы эшегезне җиренә җиткереп башкарыгыз. Шәхси өлкәдә дә җитдилек сорала. Балаларыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең бу атнага планнары зур, идеяләре күп булыр. Сезнең өчен хәзер иң мөһиме финанс хәлегезне яхшырту. Һөнәри, шулай ук шәхси өлкәдә дә тәвәккәллек сорала. Ошамаган кешегезгә бу турыда сиздерүдән курыкмагыз. Сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга бик нык һәм киеренке шартларда эшләргә туры килер. Әмма бөтен көчегезне исраф итмәгез, ял белән аралаштырыгыз, чөнки авырып китү куркынычы зур. Имеш-мимеш һәм гайбәтләргә колак салмавыгыз яхшырак булыр. Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы вакыт, ди йолдызлар.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның бу атнада зур чыгымнарга әзер булуы кирәк. Һөнәри һәм шәхси өлкәдә каршылыклар белән очрашуыгыз ихтимал. Дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән сүзгә килүдән сак булыгыз. Бу тормышта көнчеләр барын да онытмагыз. Сәламәтлегегезгә игътибарны күбрәк бирегез.
http://www.zamansulyshy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев