Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу дөньяда кунак кына һәркайсыбыз

Классташларыма (бу шигыремне арабыздан иртә киткән классташларыма багышладым) Ничә еллар каләм тибрәтсәмдә, сезгә атап шигырь язмадым. Кичерегез, бүген, классташларым, бу юлларны сезгә атадым. Еллар үтү белән хатирәләр тоныкланыр, ләкин җуелмас. Бердәм булдык, тату, дус яшәдек, гөрләп тора иде безнең класс. Күптән инде, күптән артта калды шаулап торган мәктәп еллары. Төрлебезне...

Классташларыма (бу шигыремне арабыздан иртә киткән классташларыма багышладым) Ничә еллар каләм тибрәтсәмдә, сезгә атап шигырь язмадым. Кичерегез, бүген, классташларым, бу юлларны сезгә атадым. Еллар үтү белән хатирәләр тоныкланыр, ләкин җуелмас. Бердәм булдык, тату, дус яшәдек, гөрләп тора иде безнең класс. Күптән инде, күптән артта калды шаулап торган мәктәп еллары. Төрлебезне төрле якка сипте сикәлтәле тормыш юллары. Күрешүләр сирәк булсалар да, әй күңелле иде очрашу. Без һаман шул үсмермалай - кызлар, төртке сүзләр, көлү, шаяру. Һәр очрашу саен бер яңалык - Кемдә бала туган, кем аерылган. Үзәк өзгеч хәбәр җанны телә: тагын берәү киткән арадан. Бу шигырем сезгә дога булсын, Илдар, Нияз, Фарис, Нурия. Илдусны да бездән алгансыз бит, ышанасы килми бу сүзгә! Ходай сабырлыклар бирсен иде гаиләгезгә, әти-әнигә. Я ходаем, мондый хәсрәтләрне бирмәсәңче иде беркемгә! Сөеп-сөелеп, сөенепяшәрчак бит, киләчәккәбаглапөметләр. Я ходаем, исәннәргәгомер бирче,диептелимтеләкләр.09-09-2012 ●●● Әллә шулай күзяшьләрем ага, әллә инде яңгыр тамчысы. Сагышларым күңелемне телә, әйтерсеңлә яшен камчысы. Әйтмә, зинһар, авыр сүзләреңне, адым саен җаным үртәмә. Сөюләр бит бәллүр савыт кебек, саксыз кагылмачы хисләргә. ●●● Дөнья куып яши-яши онытабыз, бу дөньяда кунак кына без барыбыз. Беребездә суфый тугел - гөнаһлыбыз, кеше күңелен рәнҗетүдән сак булыгыз. Бер сүздәндә кайвакытта хәтер кала, бер җылы сүз ишетсәңдә күңел була. Кемнең күпме гөнаһы бар - вакыты җиткәч, һәркем үзе җавап бирер бакыйлыкка күчкәч. Тел ярасы тиз төзәлми, әйтмик нахак сүзләр, рәнҗеш тулы яшьләр белән чыланмасын күзләр. Сак булсакчы рәнҗетүдән хәтта саксыз, бу дөньяда кунак кына без барыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев