Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу кешеләр таныш түгелме

Редакциябезгә Новосибирск шәһәреннән хат килеп төште. Аны Наталья Конобеева язган. Хатта шундый юллар бар: " Минем әнием, Гыйльметдинова Фәния Гариф кызы 1940 елның 7 апрелендә дөньяга килгән.Ул Казан шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнгән. Әнием балалар йортында вакытта аңа ерак туганы берничә фото калдырып киткән. Фотолар артындагы язмалардан күренгәнчә, әниемнең әтисе Гыйльметдинов...

Редакциябезгә Новосибирск шәһәреннән хат килеп төште. Аны Наталья Конобеева язган. Хатта шундый юллар бар: " Минем әнием, Гыйльметдинова Фәния Гариф кызы 1940 елның 7 апрелендә дөньяга килгән.Ул Казан шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнгән. Әнием балалар йортында вакытта аңа ерак туганы берничә фото калдырып киткән. Фотолар артындагы язмалардан күренгәнчә, әниемнең әтисе Гыйльметдинов Гариф Әтнә районы Югары Сәрдә авылыннан. 1913 елда туган. Хатыны - Сабира Кадырова. Сезнең районда бу кешеләр турында ни дә булса белүчеләр юк микән? Мөмкин булса, зинһар ярдәм итегез", - диелә ул хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев