Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу көн онытылмады

Туган тел көнен билгеләп үттек Иң мөһиме районыбызның һәр авылында бу көн онытылмады. Мәктәпләрдә концерт номерлары белән бәйләп, тематик кичәләр үтте. Китапханәләрдә күргәзмәләр эшләде. Мәдәният йортларында кичен авыл халкы үз ана телендәге чыгышларны карады. Әлеге чаралара балаларның катнашуы сөендерә. Аллага шөкер, телебезнең кирәклеген беләбез. Саклап, яклап, балаларыбызны шушы телгә өйрәтеп...

Туган тел көнен билгеләп үттек

Иң мөһиме районыбызның һәр авылында бу көн онытылмады. Мәктәпләрдә концерт номерлары белән бәйләп, тематик кичәләр үтте. Китапханәләрдә күргәзмәләр эшләде. Мәдәният йортларында кичен авыл халкы үз ана телендәге чыгышларны карады. Әлеге чаралара балаларның катнашуы сөендерә. Аллага шөкер, телебезнең кирәклеген беләбез. Саклап, яклап, балаларыбызны шушы телгә өйрәтеп яши алсак иде.

*****

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендәге китапханәдә китапханәчеләр Әхмәдуллина Эльмира һәм Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан «Тел - күңелнең көзгесе» исеме астында китап күргәзмәсе куелды. Анда түбәндәге китаплар урын алды: И. Низамов «Уем - тел очында», А. Хәйруллина «Тел күрке - сүз», Ф.С. Сафиуллина «Хәзерге татар әдәби теле», Ә. Кәримуллин «Тел - милләтнең сакчысы», Т. Шакирова «Нәниләр тел өйрәнә» - әлеге язма Түбән Көек мәктәбе сайтыннан алынды. Һәм һәр мәктәп сайтында бер чара үткәрелгәне язылган. Ышанмасагыз, укып карагыз.

Олы Әтнә мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев