Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу сезонда Татарстан территориясендә дуңгыз гриппы таралачак

Куркыныч янау билгеләренә ия булмаучылар да А(H1N1) гриппы вирусын йоктырырга мөмкиннәр. (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017-2018 еллар эпидемия сезонында Татарстан территориясендә дуңгыз гриппы таралуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар инфекционисты, КДМУның балалар инфекцион авырулары кафедрасы мөдире Владимир...

Куркыныч янау билгеләренә ия булмаучылар да А(H1N1) гриппы вирусын йоктырырга мөмкиннәр.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017-2018 еллар эпидемия сезонында Татарстан территориясендә дуңгыз гриппы таралуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар инфекционисты, КДМУның балалар инфекцион авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин хәбәр итте.

"Бу эпидемия сезонының үзенчәлеге - 2009-2010 елларда булган А(H1N1) грипп вирусы таралуда. Бу авыр грипп, үлем очраклары булды. Вакцина ясаткан бер кеше дә авырмады. Прививка ясатучылар сирәк авырыйлар, авырган очракта да җиңелчә уздыралар. Үлүчеләрнең берсенә дә гриппка каршы вакцина ясалмаган булган", - дип билгеләп үтте спикер.

Куркыныч янау билгеләренә ия булмаучылар да А(H1N1) гриппы вирусын йоктырырга мөмкиннәр, диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/05/147688/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев