Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгындагы мөһим юнәлеш - терлекчелек

Буаз сыерлар бозауларга 45-60 көн кала ташлатылырга тиеш. Ташлатылган сыерларны савыла торган сыерлардан аерырга кирәк.

Моның өчен һәр сөтчелек фермасында аерым бозаулату тораклары булырга тиеш.
Ташланган сыерлар ел әйләнәсендә даими рәвештә шунда күчерелә барыла. Аерым ашату рационы төзелә. Аларга яхшы сыйфатлы азыклар гына ашату шарт. Сыйфатсыз, составында май кислотасы булган сенаж, силос бирү, шулай ук барда, жом бирү тыела. Рационда 6 килограммга кадәр печән, 10-15 килограммга кадәр яхшы сыйфатлы силос, сенаж, 15 килограмм чөгендер булса әйбәт. 2-3 килограмм фураж бирергә була. Җилем җыйсын өчен 1 килограмм солы пешереп бирү шарт. Бозауларга 15 көн кала солы бирүне туктаталар.
Бүлекләрдә бозаулату бокслары булсын. Бозауларга 2-3 көн кала, ташланган сыерлар боксларга күчерелә. Сыер бокста бозаулый. Беренче угыз сөтен имү бозау өчен бик мөһим. Ә бу сыер бокста бозауласа гына мөмкин. Сыер бозау белән бокста 3 көннән 7 көнгә кадәр тора. Бозаулаганнан соң бозаулату бүлегендә 15 көнгә кадәр тотарга кирәк. Ә аннан соң саву бүлегенә күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек