БҮЛӘКЛӘР КҮП БУЛДЫ
"Парклар маршы - 2012" экологик акциядә катнашкан мәктәп укучыларына "Ашыт" тыюлыгы инспекторлары җомга көнне бүләкләр өләштеләр. Моның кадәр укучының бүләкләнгәне булмагандыр әле.
Һәрхәлдә экологик акция барышында андый зур бүләкләр бирелгәнен күргәнем юк иде әле: йомшак уенчыклар, тартмалар күтәргән, кулларына грамоталар тоткан балалар белән Олы Әтнә мәктәбе тулды.
Хәтерлисездер, март ае ахырында газетабыз битләрендә дәүләт тарафыннан башкарылган, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 138-осн боерыгы нигезендә республикада "Парклар маршы -2012" халыкара экологик акциясенең үтү тәртибе хакында язган идек. Акциянең девизы: "Тыюлыкларны янгыннан саклыйк!" Акция барышында мәктәп укучылары арасында төрле - "Острова дикой природы" фотографияләр, "Лукоморье" әдәби эшләр, "Мир заповедной природы" рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Һәр бәйгенең үз таләбе. Җиңелдән түгел, "Катнашучы булыр микән?" дип шигемне дә җиткергән идем "Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрләренә. Ә аларның исе дә китмәде, "Була, сезнең укучылар андыйга бик актив, күрерсең", - диделәр. Белеп әйткәннәр икән, бәйгеләргә җиде дистәдән артык мәктәп укучысы катнашкан һәм менә аларга Рәшит белән Ләйсән йомгак ясыйлар. Икесе дә гадиләр, укучыларны, мәктәп коллективларын үз итеп бетергәннәр. Бала күңеле үзен үз иткәннәргә тартыла шул, укучылар да дәррәү кул чаптылар. Алар аралашканда, мин бүләкләрне барладым: 17 бүләк, 13е - төрле зурлыктагы йомшак уенчыклар, 4 термос, кыйбатлы, ватылмый торган, өстәл тулы ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Ашыт" дәүләт тыюлыгы җитәкчелеге тарафыннан биреләсе дипломнар. Һәм алар катнашкан бар укучыга да бирелде. Барысын да санап бетерә алмам, призлы урыннарны алган укучыларны гына атап үтәсем килә. Әдәби эшләр: I урында - Энже Хисмәтуллина (Бәрәскә, 9 класс), Алинә Ибраһимова (Бәрәзә, 9 класс), II урында - Язилә Закирова (Түбән Көек, 5 класс) Илүзә Шагалиева (Күнгәр, 3 класс), III урында - Ленар Хөснетдинов (Олы Мәңгәр, 7 класс), Энже Садриева (Күәм, 5 класс), Зөһрә Хисмәтуллина (Күәм, 6 класс), Зөһрә Газизова (Күәм, 4 класс); рәсемнәр: I урында - Рәдис Хәбибуллин (Олы Әтнә, 6 класс), Гүзәл Нигъмәтуллина (Бәрәзә, 8 класс), Алинә Хәбибуллина (Олы Әтнә, 6 класс), II - Илүзә Шәйхиева, Нияз Раимов, Зәринә Зарипова (Олы Әтнә, 6 класс укучылары), III - Роза Ганиева (Күңгәр, 1 класс), Рәнис Хәйруллин (Олы Бәрәзә, 3 класс), Ләйсән Нәбиуллина (Олы Мәнгәр, 11 класс); фотография бәйгесендә призлы урыннар бирелмәгән, таләпләргә туры килмәү белән аңлаттылар белгечләр - алда саналган укучыларга - кызларга грамота белән йомшак уенчыклар, зурлыгы урынына карап, егетләргә термос тапшырылды. ММҮ белгече Гөлназ Бадиковага, мәгариф бүлегенә, "Әтнә таңы"на, әлеге бәйгенең спонсорлары - Тукай, Күңгәр, Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчеләренә дә диплом тапшырылды. "Сездә генә мондый зур бүләкләр, җитәкчеләрегез киң күңелле..." - дип, аларга да бәя бирелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.2300
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2200
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6100
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9600
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13200
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6000
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9900
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.96200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика