Әтнә таңы

Күәмдә Булат Бәйрәмовның чалбарын салдыра яздылар

Күәм авылы Сабантуенда үзенең сәхнә төркеме белән "Татар радиосы"ннан Булат Бәйрәмов кунак булды.

Бәйрәмне алып барды дияргә була. Аның мәзәкләре, җырчыларның осталыгы күәмнәрнең күңелендә әле озак сакланыр. Берсеннән-берсе матур, үзгә уеннарны күпләр үз итте. Шуларның берсендә алып баручы әйткән предметларны алып килеп бирергә иде. "Ирләр чалбарын алып килегез әле", диюне ишетүгә үк, бер ханым Булатның үзенә ташланды. Салдырып ала иде, валлаһи! "Мине шул кыяфәттә фотога төшереп интернетка куйсагыз, бик оят булыр бит", дип ялынгач кына, теге ханым алып баручыны тынычлыкта калдырды...

Реклама

Ә бәйрәмгә килсәк, бик күңелле узды. Соңгы елларда авылдагы бер генә Сабантуйның да болай озак барганын хәтерләмим. Ат чабышы да узды. Алып баручы әйтмешли, берсе дә бүләксез калмады... өчесе дә призлы урынга лаек булдылар. Ә көрәшчеләр бәйгесендә Галимжан Шамшагулов жиңде. Кыскасы, быелгы Сабантуй бик күпләргә ошады. Ахыр чиктә, бәйрәм күрке алып баручы осталыгына бәйле шул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: