Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булдыралар Бәрәскәләр!

Бәрәскә мәдәният йортының театр түгәрәге Күәмдә бик матур спектакль сәхнәләштерде.

"Кызлар килде авылга"ны үзем исем китеп, йотлыгып карадым. Моңа спектакльнең музыкаль булуы да тәэсир иткәндер, чөнки андыйларны аеруча үз итәм. Үзешчәннәр генә булсалар да, Әтнә дәүләт драма театрыннан әллә ни ким уйнамадылар. Сәхнәдәге 10 артистның да осталыгына күпләр көнләшерлек иде.

Наил Гаетбаевның бу әсәре Бәрәскәләр тарафыннан шул дәрәҗәдә яхшы итеп куелды, бу очракта кайберәүләрнең аны ике тапкыр карауларын әйтү урынлы булыр. Безнең Каенсарлар аны Бәрәскәдә дә, Күәмдә дә тамаша кылдылар. Халыкчан спектакльне якын итәләр инде аны.

Спектакльне Бәрәскә мәдәният йорты директоры Зөлфия Корбанова сәхнәләштергән. Биредә аны бушлай тамаша кылуны да билгеләргә кирәк: анысы күмәк хуҗалык бүләге. Монысын башка авылларда да аңлап кабул итсәләр иде.

Кыскасы, булдыралар Бәрәскәләр! Үзешчәннәр диярлек кенә түгел аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев