Әтнә таңы

Булган кимчелекләрне төзәтү мөһим - "Әтнә таңы"

Әтнә районы хакимияте каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы комиссия чираттагы киңәшмәгә җыелды.

Комиссия утырышында Татарстан республикасы куркынычсызлык хезмәтенең федераль хезмәте вәкиле Рамил Хәйруллин, район аппараты җитәкчесе Гөлнара Галяүтдинова, шулай ук башка оешма җитәкчеләре катнашты. Утырышта бүгенге көндә көн кадагы саналган мәсьәләләр каралды. Республика көне уңаеннан 30 август көнне Олы Әтнә авылында узасы чарада, шулай ук1 сентябрь - белем көнендә, сайлау участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сөйләшенде. Әлеге чараларны күңелле, истәлекле итеп уздыру өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында сөйләшенде. Шулай ук мәктәпләрне яңа уку елына әзерлеген тикшерү барышында әйтеп узылган кимчепелекләрне төзәтү кирәклеге турында әйтелде.

Дөрестән дә, ыгы-зыгылы заманда яшибез. Террорчылыкка каршы төрле чаралар алып барылса да, дөньялар тыныч түгел. Бу хакта эш ишетәбез. Шуңа күрә дә террорризм, эктремизм турында сүз чыктымы, берәүгә дә битараф калырга ярамый. Әлеге әфаткә бергәләр көрәшкәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкиндер.

Реклама

Шул уңайдан 1 сентябрьдән 31 сентябрҗгә кадәр "Экстремизмга - юк!2 айлыгы игүлан ителә. Әлеге айлык барышында районыбызда да төрле чаралар узачак. Мәктәптәпләрдә дин әһеләәре, тәртип сакчылары укучылар белән очрашачак. Мәдәният йортларында төрле чаралар уза, китапханәләрдә шул темага багышланган күргәзмәләр эшләяәчк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: