Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булганны ябып куюы берни түгел

Ары башлангыч мәктәбендә "Белем бәйрәме" узды. Беренче сыйныфка баручы укучылар өчен бу аеруча куңелле мизгелләр. Менә җилләрдә чыныгып, кояшта кызынып йөри торгач, зур үсеп тә җиткәнбез.Зур өметләр һәм хыяллар белән мәктәп бусагасын атлап кереп белем дөньясына аяк бастык. Кайчандыр шаулап торган ике биналы мәктәпнең сыйныфларында быел бары ике бала белем...

Ары башлангыч мәктәбендә "Белем бәйрәме" узды. Беренче сыйныфка баручы укучылар өчен бу аеруча куңелле мизгелләр.

Менә җилләрдә чыныгып, кояшта кызынып йөри торгач, зур үсеп тә җиткәнбез.Зур өметләр һәм хыяллар белән мәктәп бусагасын атлап кереп белем дөньясына аяк бастык. Кайчандыр шаулап торган ике биналы мәктәпнең сыйныфларында быел бары ике бала белем алачак. Иң күңелне тырнаганы шул. Мәктәп бетсә, авыл да бетәчәк. Булган кадәресен саклап, кадерен белеп яшәргә язсын иде. Булганны ябып куюы берни түгел шул, ә саклап калуы авыр. Безнең хәлгә кереп, мәктәбебезне калдырган җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсе килә.
Быел улым Рәмзил беренче сыйныфка укырга керде. Беренче укытучыбыз һәм туганыбыз Миләүшә апага тазалык тынычлык, сабырлык, эшендә һәм алдагы тормышында зур уңышлар насыйп булсын!
Киләсе уку елын да авылыбыз мәктәбендә укырбыз дигэн теләктә калам.
Балалар аз булуга карамастан, кичә күңелле булды. Көн яңгырлы булуга карамастан, җылы өйләреннән аерылып кичәгә килгәннәр иде авылдашлар. Нинди бәйрэм булмасын, гел балаларга дип күчтәнәчләр күтәреп килүче бертуган Гөлфия һәм Наҗия апалар, Резеда апайларга зур рәхмәт! Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев