Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булсын иде мондый шартлар

Хәзер дәүләт Программасы нигезендә эшләү дигән әйбер киң җәелде. Аңлап һәм халыкка файдага булсын дип тотынганда, искиткеч уңайлы объектлар калкып чыга.

Бүгенге көндә Кышлау авыл җирлегендә мин белгәне генә – 2 респуб­ликакүләм һәм 1 федераль программа буенча төзү-ремонтлау эшләре бара.


Аларның берсе – Кыш­лау авылы мәдәният йортыннан ерак та түгел, яшьләр өчен спорт комплексы сафка баскан. Рәсми рәвештә ачылмаган әле үзе. Моны комплекс дип атау дөресрәк булыр, чөнки сетка белән әйләндереп алынган спорт мәйданчыгы артында ук гомуми физик шөгыльләнү өчен төрле тренажерлар һәм янәшәсендә балалар мәйданчыгы булган тагын бер объект төзегәннәр. Алар белән авыл аксакалы Фоат абый Җиһаншин таныштырды.
– Казандагы оныкларым кунакка кайтсалар, бирегә килергә ашыгалар. Үзегез күрәсез, бу объект ерактан үзенә дәшеп тора, матур, төзек – нәкъ шәһәрдәгечә, – ди ул.
Төп объектта волейбол һәм баскетбол уйнарга була. Ул гына түгел, биредә рәхәтләнеп туп та тибәләр, диделәр.
Шунда Фоат абыйның әйткән сүзләре күңелгә тиде һәм нык уйландыр­ды:
–    Мөмкинлекләр гаять киң хәзер. Авылда менә шундый объектлар буласын уйлаган да юк иде... Шулай да яшьләр авылда калмый, шәһәргә качалар, дибез. Булсын иде торырга уңайлы фатирлар, төзесеннәр иде, ә яшәү шартлары һәм мөмкинлекләр – әнә, барысы да тудырылып кына тора, – дип куанып ачына ул.
Ә мин башкача уйлап куйдым: булсын иде мондый шартлар барлык авылларда да, аерым фатир да кирәксенмәсләр иде...
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев