Әтнә таңы

Бәяләп бетергесез кыяр

Кыяр үсмәгән бакча юктыр. Кыштан бирле кибетләрдән алып ашасак та, үзебез үстергәне икенче. Башта ашыйбыз, аннан соң тозлап, төрле салатлар ясый башлыйбыз. Соң чиктә, чиләкләгән кыярны кая куярга белми, каз-үрдәккә дә, терлеккә дә ашата башлыйбыз. Үрдәкләр кебек берсе дә ашамый, монысын үз күзең белән күрү кирәк. Менә шулайрак файдаланабыз кыярны,...

Кыяр үсмәгән бакча юктыр. Кыштан бирле кибетләрдән алып ашасак та, үзебез үстергәне икенче. Башта ашыйбыз, аннан соң тозлап, төрле салатлар ясый башлыйбыз. Соң чиктә, чиләкләгән кыярны кая куярга белми, каз-үрдәккә дә, терлеккә дә ашата башлыйбыз. Үрдәкләр кебек берсе дә ашамый, монысын үз күзең белән күрү кирәк. Менә шулайрак файдаланабыз кыярны, ә бит ул алыштыргысыз кыйммәтле үзлекләргә ия, бу сыйфатларын исә күп очракта онытып җибәрәбез.

Реклама

Кыярда кеше организмы өчен бик кирәк булган В1, В2, В3, В5, В6, С витаминнары бар. Моннын тыш ул фолий кислотасына, тимергә, кальций, фосфор, магний, калий, цинкка бик бай. Көндәлек тормышта ничек файдаланып буласын да карап үтик:

  • Көннең икенче яртысында арып киттегезме? Кофе эчсәгез дә ярдәм итмиме, кыяр ашагыз, бер кыяр көчегезне кире кайтарыр. Чөнки анда В группасы витаминнары һәм углевод бар.
  • Душ, ванна бүлмәгездәге көзге парланып интектерәме, душ керер алдыннан көзгегезне кыярның бер түгәрәк телеме белән сөртегез һәм ул парланмас, ә исе сез юынып чыкканчы җитәр.
  • Бакчагызда төрле зарарлы бөҗәкләр күбәйдеме, үзееегезгә кирәкмәгән алюминий савытка кыярны түгәрәкләп кисегез дә, бакчагызга чыгарып куегыз. Кыяр алюминий белән химик реакциягә кереп, ис чыгара. Бу ис кешеләргә сизелмәсә дә, зарарлы бөҗәкләр әлеге исне өнәми.
  • Сезнең бассейнга, я булмаса су коенырга барасыгыз киләме, ә аягыгыздагы целлюлиттан ояласыз, кыярның берничә түгәрәк телемен алып, әлеге урыннарга сөртегез. Кыяр тирегезне күпмедер бер вакытка тарттырып куяр. Битегездәге җыерчыкларны шул рәвешле вакытлыча юкка чыгарып торып була.
  • Аракы, я булмаса исерткеч эчемлек кулландыгыз, башыгыз авыртканга түзә алмыйсызмы? Иң элек эчүдән туктап, кыяр ашагыз да ятып йоклагыз. Иртән берни булмагандай, күтәренке кәеф белән уянырсыз. Кыяр составында шикәр, электролит бар. Алар бергә В витамины ярдәмендә организмада исерткеч эчемлек эчү нәтиҗәсендә бозылган матдәләр алмашын көйлиләр.
  • Кич туктамый ашый торган начар гадәтегез булса да, кыяр ашап куегыз, тамагыгыз туйган кебек булыр.
  • Тулырак язма газета битләрендә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: