Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел бурычлыларга «пени» өстәлми

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә бурычлары булган кешеләргә 2021 елның 1 гыйнварына кадәр пени өстәлми.

“Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов бу хәбәрне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде.

- Пандемия кешеләрнең финанс хәлен шактый какшатты. Түләүләрдә бурычлар арту күзәтелде. Пенсионерлар банкка барып түли иде, алар өйләрендә үзбикләнүдә утырды, чыкмадылар. Аның каравы, электрон түләү башкару сизелерлек активлашты, - диде Дмитрий Романов.

Татарстандагы идарәче компанияләргә җәмәгатьчелек рейтингы чыгарылган. Дмитрий Романов сөйләгәнчә, республикада идарәче компанияләр 300дән артык, рейтингның икенче турында шуларның 16сы катнашкан. Казанның “Уңайлы торак”, “Иске шәһәр” һәм “Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы”, шулай ук Чаллының “Электротехник” белән Түбән Каманың “Жилкомсервис” идарәче компанияләре иң югары рейтингка ирешкәннәр. Түбән Каманың Шереметьево, Кама аланы коммуналь оешмалары, Кама Тамагының “Затон” идарәче компаниясе эшчәнлеге дә уңай бәяләнгән.

- Халыкка 2 мең анкета таратылган иде. Җаваплардан күренгәнчә, кешеләрнең күпчелеге күп фатирлы йортлар белән идарә итүдән, йорт яны территориясен караудан һәм көнкүреш калдыкларын чыгаруның куелышыннан канәгать. Ләкин, чүпләрне төрләренә аерып җыюга мөнәсәбәтебезне үзгәртергә кирәк. Чүпләрне төрләренә аеру эшкәртү процессын җиңеләйтә, экологияне дә кайгыртабыз, - диде Дмитрий Романов.

Кешеләрнең торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы законнарны белүе зарур. Төбәк үзәге юридик белемнәрне күтәрү максатында, бушлай дистанцион семинарлар оештыра.

- Торак-коммуналь тармакка кагылышлы мәсьәләләр килеп чыкса безгә мөрәҗәгать итү кирәк. Судларда 500 эшне милекче файдасына чиштек. Гражданнар актив һәм юридик белемле булган саен, торак-коммуналь тармакта да тәртип көчлерәк булыр, - дип искәртте Дмитрий Романов. “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәгенә” атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә шалтыратырга була. Телефон: 8 (843) 236-29-97.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/byel-burychlylarga-peni-stlmi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев