Быел пенсия реформасы аркасында 40 мең татарстанлы пенсиягә чыкмаячак
2020 елда пенсияләрне 20 меңгә якын кеше ала башлаячак.
2020 елда пенсия реформасы аркасында пенсиягә чыгу 40 мең татарстанлы өчен кичектерелә. Бу хакта «Татар-информ» МА өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
«Ел саен без тотрыклы рәвештә 60 меңгә якын кешене пенсиягә җибәрдек. 2019 елда без 27 меңне пенсиягә җибәрмәдек, 32 меңнән артык кешене озаттык. Быел хәл катлаулырак булачак — 40 меңгә якынын җибәрмибез, 20сен озатабыз», — дип билгеләде Вафин.
Аның сүзләренә караганда, мондый хәл 2028 елда тәмамлана торган күчеш чоры белән бәйле. Татарстанда Пенсия фонды органнарында 1 млн 146 мең кеше исәптә тора.
Эдуард Вафин белән интервьюны сайтта укыгыз sntat.ru видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев