Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел «Татарча диктант» акциясендә 370 меңнән артык кеше катнашкан

Дөньяда 2300 мәйданчыкта татарча диктант яздылар

Беренче мәгълүматларга караганда, 2020 елда «Татарча диктант» белем бирү акциясендә 370 меңнән артык кеше катнашкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

378 875 — бөтен дөнья буйлап язучы
2300 — бөтен дөнья буйлап оештырылган мәйданчык
1800 — Татарстан республикасында оештырылган мәйданчык
30 — Башкортстан республикасында оештырылган мәйданчык
50 — чит илләрдә оештырылган мәйданчык
 

«Татарча диктант» акциясе 2015 елдан бирле үткәрелә. Быелгы диктант онлайн форматта Татарстан Республикасының Милли китапханәсеннән трансляцияләнде. Текстны КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, язучы Фоат Галимуллин укыды. Диктант тексты итеп Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

«Татарча диктант» акциясен «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/30-09-2020/byel-tatarcha-diktant-aktsiyasend-370-me-n-n-artyk-keshe-katnashkan-5775239

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев