Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Татарстаннан 90 инвалид гаиләләре торак белән тәэмин ителәчәк

Республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең торак проблемалары ике программа буенча хәл ителә.

Бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1222 татарстанлы торак алырга чиратта тора. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

"Бу 2005 елга кадәр чиратка басучылар өчен федераль программа. Федераль бюджет акчалары быел 90 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елга без шулай ук гариза бирдек, һәм Россия Федерациясе бюджетында тиешле юл бар. Моннан тыш, инвалид балалар бик катлаулы чирләргә ия булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча тагын бер программа бар»,-дип сөйләде министр.

Икенче программага акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә, ел саен финанслау 50 млн.сум тирәсе тәшкил итә. Чират ике программа буенча да муниципаль дәрәҗәдә торак сәясәте бүлекләре тарафыннан формалаша. Чиратка басу өчен сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә яшәү урыны буенча башкарма комитетның тиешле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/01-12-2020/v-etom-godu-semi-90-invalidov-iz-tatarstana-obespechat-zhiliem-5789604?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев