Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйге «Кәҗә белән сарык»

Борын заман бер Ир белән Хатын торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; Асраганнар бер Кәҗә белән бер Сарык, - Болар булган берсеннән дә берсе арык Әйтә беркөн ире: Кәҗә елы була диләр Ике мең дә унбиштә. Ләкин бер дә кәҗәләнми Торсак иде без эштә... Сөтнең хакы булса иде, Бер литр...

 

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Асраганнар бер Кәҗә белән бер Сарык, -

Болар булган берсеннән дә берсе арык

Әйтә беркөн ире:

 

Кәҗә елы була диләр

Ике мең дә унбиштә.

Ләкин бер дә кәҗәләнми

Торсак иде без эштә...

 

Сөтнең хакы булса иде,

Бер литр бензин кадәр.

Ут, су, газ Һәм телефонга

Төшсен иде бәяләр.

 

Хөкүмәт тә зарплатаны

Бирсә иде мул итеп.

Гәҗит белән журналларга

Язылырлык күп итеп.

 

Әле ул гына түгел шул...

Кар да кирәк бу елда.

Балаларга каникулда

Чана, чаңгы шуарга.

 

Кирәк тагын сәламәтлек,

Бәхет, шатлык, тынычлык.

Әти-әни исәнлеге

Булыр безгә зур шатлык.

 

Теләкләр күп инде алар

Ай, бу фани дөньяда.

"Яңа ел белән дуслар",- дип

Әйтәсе генә кала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев