Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арыда килен белән кайнана көч сынашты

Бәйрәм уңаеннан районыбызның Ары мәдәният йортында "Килен белән кайнана" бәйгесе узды. Өйдә кем дә көч сынаша, сәхнәдә сынаша алу кирәк. Гаҗәп, аларның берсе дә телгә, сүзгә кесәгә кермәде. Әйткәләшү дип аңламагыз тагын... бәйге концерт номерлары һәм төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Менә шунда көч сынаштылар алар. Әлеге ярышка катнашырга...


Бәйрәм уңаеннан районыбызның Ары мәдәният йортында "Килен белән кайнана" бәйгесе узды. Өйдә кем дә көч сынаша, сәхнәдә сынаша алу кирәк. Гаҗәп, аларның берсе дә телгә, сүзгә кесәгә кермәде. Әйткәләшү дип аңламагыз тагын... бәйге концерт номерлары һәм төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Менә шунда көч сынаштылар алар. Әлеге ярышка катнашырга дип, хәтта күрше Биектау районы Наратлык авылыннан да кунаклар килгән иде. Вәт булды тамаша, аларын карау кирәк...
Көч сынашкан килен белән кайнаналарга, чыгыш ясаган егетләргә - кызларга ярышны оештыручы, хатын-кызларны бәйрәм белән котлаучы клуб мөдире Райлә Кадимова олы рәхмәтләрен җиткерде. Шушы концертта көйләрне куеп торучы ди -джей егет Рафилгә һәм дә матур күренешләрне фотога төшереп торучы тормыш иптәше, газетабызның тактив хәбәрчесе Фидаил Кадимовка рәхмәттән бераз өлеш чыкты.
Соңыннан рәхмәт укучылар, Райләнең үзен котлаучылар да хәтсез күп булды. "Ничекләр вакыт таба да, ничекләр оештырып бетерә дип аптырыйбыз..." - дип сокландылар аңа авылдашлары. Ә мин аларның бербөтен булып яши алуларына куанам. Авыл белән ду киләләр! Кызыгырлык! Күзләр генә тимәсен.
Фидаил КАДИМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев