Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел асфальт түшәлерме?

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Әтнә урамнарына асфальт түшәү эше рамазан аенда башкаручыларга Алланың рәхмәте яусын. Эшләгән эшләре, йөргән юллары уң булсын. Ләкин күңелне бер нәрсә борчый. Бу елны гына су кертергә дип казылган урамнарга икенче кат асфальт түшәлә, ә инде узган ел су кертергә дип казылган урамнар һаман да читтә кала...

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Әтнә урамнарына асфальт түшәү эше рамазан аенда башкаручыларга Алланың рәхмәте яусын. Эшләгән эшләре, йөргән юллары уң булсын. Ләкин күңелне бер нәрсә борчый. Бу елны гына су кертергә дип казылган урамнарга икенче кат асфальт түшәлә, ә инде узган ел су кертергә дип казылган урамнар һаман да читтә кала бирә. Быел ул урамнарга (Пролетар, Кустар) асфальт түшәләчәкме икән? Яз, көз ул урамнарда йөрерлек булмый бит. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүегезне сорыйбыз.

Рафис Хәкимов.

Редакциягә әнә шундый хат килде. Җавап бирүне сорап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиковка мөрәҗәгать иттек. Бер уңайдан, гомумән районда бу өлкәдә эш торышын сораштык.

- Башта ук ачыклык кертик - агымдагы елда авыл урамнарына бары таш түшәлә. Ул республика программасы нигезендә башкарыла, - диде Марат Халиков...

Материалны тулысы белән "Әтнә таңы" газетасында укыгыз.

Автор фотосында: Олы Әтнә-Комыргуҗа юлында республика программасының юлларны карап тору пункты нигезендә эш башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәеш