Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел ир-егетләрнең сәламәтлеген кайгыртачакбыз

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин шулай дип белдерде." Хатын-кызларыбыз елга бер мәртәбә ничек тә хатын-кыз табибына барып күренә, ниһаять, алар үз сәламәтлекләре турында уйлый башладылар. Ә менә ир-атларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле. Шуңа күрә быелгы елны "Ир-егетләрнең сәламәтлеген саклау елы" дип билгеләп, аларның сәламәтлегенә игътибар бирергә булдык",...

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адель Вафин шулай дип белдерде." Хатын-кызларыбыз елга бер мәртәбә ничек тә хатын-кыз табибына барып күренә, ниһаять, алар үз сәламәтлекләре турында уйлый башладылар. Ә менә ир-атларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле. Шуңа күрә быелгы елны "Ир-егетләрнең сәламәтлеген саклау елы" дип билгеләп, аларның сәламәтлегенә игътибар бирергә булдык", - диде ул үз чыгышында.

Чынлап та, районыбыз ир-егетләренең дә, мәҗбүри чакыртып тикшеренергә кушмасалар, кайсы больницага барып күренергә атлыгып тора. "Барсаң да карамыйлар",- дип, мең дә бер сәбәбен таба ул. Үзебез дә шулай уйларга яратабыз. Килеп терәлмәсә, берәү дә бармас иде. "Әле ярый диспансерлаштыру программасы барлыкка килде",- дибез.

- Ирләр өчен дә шундый бер программа булыр, без шуңа нигезләнеп эшләрбез дип уйлыйм. Килешәм, ир-егетләр сирәк күренәләр табибларга. Сәламәтлек саклау министрыбыз урологка күренергә кирәк дип сөйләсә дә, моны ир-атларның сәламәтлеген бар яктан да тикшерергә кирәк дип аңлыйбыз. Ни өчен дигәндә, көчле затларыбыз тәмәке дә тарта, спиртлы эчемлекләр дә куллана, шул сәбәпле йөрәк-кан тамырлары авыртулары барлыкка килә. Үпкә, бавыр зыян күрә. Мәни бизе белән авыручылар күп бүгенге көндә, ул простатит белән башлана, аденома, ахыр чиктә яман шеш авыруына әйләнергә мөмкин. Шунлыктан алар урологка күренеп торырга тиеш. Хатын-кызлар гормоннарын тикшергән кебек ир-атларның гормоннарын да тикшертеп торырга кирәк. Моның белән уролог-андролог шөгыльләнә...- ди район больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов.

-Ә Әтнә больницасында бу белгеч юк, ир-атларыбыз тикшеренергә уйласалар кемгә күренергә тиешләр?

- Хирургка. Әйе, больницада бу табиб юк, чөнки аның безгә бирелгән штаты тулы түгел, шул сәбәпле хирурглар алып бара бу эшне. Тиздән больницага тагын бер хирург-уролог кайтыр дип торабыз.

Аңлашылганча, ир-егетләребезнең сәламәтлеге быел мәҗбүри рәвештә тикшереләчәк. Ә моны берничек тә начар дип булмый. Мәшәкате булыр, уфылдарлар, ахылдарлар... тик шунысы куандыра, сәламәт булырлар. Әлегә кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгы кабул иткән программаларның уңай ягын гына күрәбез, монысы да шулай булыр дип ышаныйк.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев