Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә

Татарстан башкаласында колонна узган елгы маршрут буенча узачак. (Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Быел Казанда "Үлемсез полк" Бөтенроссия иҗтимагый акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә "Россиянең Үлемсез полкы" Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәтенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте. Казанда колонна былтыргы маршрут буенча узачак. Акциядә катнашучылар Карл Маркс урамы...

Татарстан башкаласында колонна узган елгы маршрут буенча узачак.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Быел Казанда "Үлемсез полк" Бөтенроссия иҗтимагый акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә "Россиянең Үлемсез полкы" Гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәтенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Казанда колонна былтыргы маршрут буенча узачак. Акциядә катнашучылар Карл Маркс урамы белән Горький урамы, Толстой һәм Мөштәри урамнары чатында җыелачак."Үлемсез полк" Карл Марк урамы буйлап "Черек күл" паркы яныннан Лобачевский урамы аша узачак, аннары Кремль урамы буенча 1 Май мәйданына һәм Меңьеллык мәйданына төшәчәкләр. Анда акциядә катнашучыларны бәйрәм программасы көтә.

"Үлемсез полк" колоннасын 13.30 сәгатьтә формалаштыра башлыйлар, Казанда хәрәкәт 15.00 сәгатьтә башлана.

"СОЮЗ - Наследники Победы" Халыкара яшьләр проектында катнашучылар Россиянең 50 шәһәрендә йөреш башында 200 кв метрдан артык мәйданлы Җиңү байрагын алып барачаклар. Оештыручылар бу Россиядә яшәүчеләрне "Үлемсез полк" акциясенә берләштерү үрнәге булачак дип белдерә

"Үлемсез полк" акциясе Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев