Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Быел КВН уйныйбыз”

"Без бит Әтнә яклары"- таныш исем, исегезгә төшкәндер. Бу исемдә ел саен район мәктәп укчыларының иҗат фестивале үтә иде. Быелгысы да башланды. Үзгәлеге дә бар: быел укучылар КВН уйнаячаклар. Беренчесен мин дә карадым Бәйгегә күчкәнче, әлеге чараның максаты - укучыларның ялын оештыру, талантларны барлау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар...

"Без бит Әтнә яклары"- таныш исем, исегезгә төшкәндер. Бу исемдә ел саен район мәктәп укчыларының иҗат фестивале үтә иде. Быелгысы да башланды. Үзгәлеге дә бар: быел укучылар КВН уйнаячаклар. Беренчесен мин дә карадым

Бәйгегә күчкәнче, әлеге чараның максаты - укучыларның ялын оештыру, талантларны барлау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрдән арынып, укучыларны бер-берсе белән актив эшләргә өйрәтү икәненә басым ясыйсым килә. Мәгариф бүлеге нәкъ менә шуны истә тотып оештырган әлеге чараны һәм максатына ирешер дә кебек. Беренче бәйгене карагач та әнә шундый фикер туды. Укучыларны гына түгел, авылларны да берләштерер кебек бу КВН. Олы Бәрәзә урта мәктәбе бинасының тамаша залы халык белән тулы иде. Монда чыгыш ясаучы мәктәп укучылары, укытучылары, әти-әниләреннән тыш, башка мәктәп укытучылары да, укучылар да, әти-әниләр дә, укучыларга бернинди катнашы булмаганнар да күренде. Алкышлау, сызгыру, хуплау сүзләре сокланырлык. Шунысы куандырды: соңыннан үпкәләү, гаепләү сүзләре ишетмәдем. Укучылар үзара дустанә мөнәсәбәт белән аерылыштылар.

Бәйгегә 6-10 укучыдан торган Олы Бәрәзә мәктәбенең "Татлы борычлар", Олы Әтнә урта мәктәбенең "Сошки Джуниор", Комыргуҗа урта мәктәбенең "Шмикум" исемендәге командалары катнашты. Укучылар дүрт төрле сынау үттеләр. Беренчесе - "Исәнләшү: Сездә ничек, бездә шулай", икенчесе - "Разминка: кызыклы сорауларга җавап бирү", өченчесе "Фотоаучы: аңа аңлатма", дүртенчесе - "Музыкаль бәйге: Мәктәптә төрле хәлләр була", кыскасы, күз алдына китердегез. Китерү бер нәрсә, ә менә үз күзең белән күрү икенче төрле, укучыларның тапкырлыгы, оешканлыгы, оялмаулары, эзләнүләре аптыратты да, сокландырды да. "Килдек әле, артта "ГИА", "ЕГЭ" торса да..." дип башланып китте... күренешләр алышына тора, аллы-артлы күтәренгән, тырма-көрәк тоткан укучы чыкты сәхнәгә, аны күрү кирәк. Үзе кечкенә генә буйлы. Каршына икенчесе килә:

  • Кая барасың болай?
  • Мәктәпкә...
  • Нигә шулкадәр күтәрендең?
  • Монысы китаплар, 6 сәгатә укыйсы, чиләк- дәрестән тыш юл буендагы ташларны җыярга, тырмасы тырмаларга...
  • Кит инде... Әле сумка төбендә балчык та бар, анысы гөлләр утыртырга, рассада күчерергә...

"Фото аучы" Видеопроекторда- әби машина арасында утыра) Аңлатмасы - "жигулины кырып-сүтеп, сөяп куйдык коймага. Апрельдән пенсия арткач, яшәү рәхәт дөньяда... - болар "Татлы борычлар"ның мин язып өлгергән өлешләре....һәр команда да бар алар, карарга кызык, фикер йөртә торганы да, тәнкыйте дә җитәрлек.

Барын язып өлгерә алмадым, берничә эшне берьюлы башкарырга туры килде. Жюри әгъзаларының эше никадәр авыр икәнен дә үз җилкәмдә татыдым. ММҮ белгечләре Гөлшат Закирова, Ләйсән Хәйретдинова, Зөһрә Мөхтәрованың хәлләре бер дә җиңелдән түгел, тик алар объектив фикер йөртә, анысына инандым.

Беренче уенның җиңүчеләре булып Олы Бәрәзәнең " Татлы борычлар"ы калды. II урында - Олы Әтнәнең "Сошки джуниоры", III тә- Комыргуҗаның "Шмикум"ы. Шул рәвешле бөтен мәктәпләр дә көч сынашкач, финал уеннары Әтнә дәүләт театры бинасында булачак. Мөмкинлегегез булса, карый аласыз. Искитәрлек булырга охшап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев