Әтнә таңы

Быел Татарстанда 8 яңа бассейн һәм 6 спорт залы төзеләчәк

2020 елга Татарстанда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр 50 процентка җитәр дип фаразлана. (Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда 8 яңа бассейн һәм 6 спорт залы төзеләчәк. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов йөзү бассейннары һәм спорт заллары төзелеше программасы Татарстанда уникаль булуын билгеләп узды. Министр...

2020 елга Татарстанда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр 50 процентка җитәр дип фаразлана.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда 8 яңа бассейн һәм 6 спорт залы төзеләчәк. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов йөзү бассейннары һәм спорт заллары төзелеше программасы Татарстанда уникаль булуын билгеләп узды.

Министр әйтүенчә, Россиянең бүтән бер төбәгендә дә мондый киң колач җәйгән тәҗрибә юк. "Татарстан Президенты ярдәме белән бу программа дәвам иттереләчәк. Бассейннар һәм спорт корылмаларына аеруча зур ихтыяҗ кичергән муниципаль районнарда бу объектлар пәйда булачак", - диде ул.

Реклама

Татарстанда массакүләм спорт белән шөгыльләнү күрсәткечләренә килгәндә, 2017 елда даими рәвештә үзен хәрәкәткә, спортка багышлаучылар саны 43, 5 процентка җиткән. Бу 1,5 миллион кеше дигән сүз. Татарстан бу күрсәткече белән Россия күрсәткеченнән алда бара. Владимир Леонов сүзләренә караганда, 2020 елга Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын 50 процентка җиткерү күздә тотыла, ягъни республика халкының яртысы спорт белән шөгыльләнер дип фаразлана.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/23/156584/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: