Әтнә таңы

Бәйрәм алдыннан Әтнә юлларында өч исерек тоткарланды

Изге Рамазан ае да тәмамланды. - Бу ай башлануга исерек килеш руль артына утыручылар тоткарланмады. Өч атна дәвамында берәү дә булмады, - диде ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Аның сүзләрен расларга теләп, бездә берничә сәгатькә рейдка чыгып керергә булдык. Инспектор бәйрәм - Ураза гаете алдыннан үзе белән алырга булды. "Бу атна...

Реклама

Изге Рамазан ае да тәмамланды. - Бу ай башлануга исерек килеш руль артына утыручылар тоткарланмады. Өч атна дәвамында берәү дә булмады, - диде ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Аның сүзләрен расларга теләп, бездә берничә сәгатькә рейдка чыгып керергә булдык. Инспектор бәйрәм - Ураза гаете алдыннан үзе белән алырга булды. "Бу атна башында бер исерек шоферны тоткарладык әле", - диде инспектор. Сүзен дәвам итеп: "Сезне кичке вакытка чакыруым юкка гына түгел. Чөнки исерек шоферларның күбесе төнге сәгать уникегә кадәр эләгәләр", - диде ул. Кызганычка каршы шулай булды да. Бу юлы ике исерек шофер тоткарланды. Шунысын да әйтергә кирәк, руль артында утыручылар - яшьләр. "Рамазан аеның соңгы атнасында шайтан коткысына бирелүчеләр болар", - диде Фәнил Муллагалиев. Алар икесе дә гаепләрен таныдылар, больницага барудан баш тарттылар. Машиналары да ябып куелды. Рамазан аен матур күрсәткечләр белән тәмамлыйсы килгән иде. Кызганыч булмады. Икенче юлы инспектор. Үзе белән рейдка шимбә көнне чыгарга чакырды. "Бу көнне 95 процент исерек шофер эләгә. Нигәдер бу көнне бәйдән ычкынган эт кебек була алар", - диде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: