Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм көннәрендә Әтнәдә гаилә низаглары күп теркәлгән

Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров сүзләренә караганда, бәйрәм көннәрендә иң күп тавыш гаиләләрдә чыккан.

"Бәйрәмнең беренче көненнән үк безгә моңа кагылышлы хәбәрләр килә башлады. Ә иң куркынычы - боларның барысы да диярлек спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле.

Шунысы куандыра, куркыныч җинаятьләр кылынмады", - ди ул. Олы Әтнәдә күрше белән күрше арасында килеп чыккан низагның да төп сәбәпчесе - әнә шул шайтан. Кызык та, кызганыч та мондый очраклар булмасын өчен авыз бераз тыелырга тиештер инде.

Авылларда исә халык бәйрәм дип ятмаган, күмәк хуҗалык фермаларыннан терлек ризыгы урлау очраклары ачыкланып, алар буенча  протоколлар төзелгән. 

 Ф.Филатова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев