Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм өстәленә үрелмәле печенье– “Әтнә таңы”

Бәйрәм өстәленә үрелмәле печенье- «Әтнә таңы» 400 грамм он, 200 грамм ак май, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 1 пакет ванилле шикәр, 50 грамм какао порошогы, 1 чәй кашыгы тартылган апельсин кабыгы, 50 мл сөт, ¼ чәй кашыгы корица, 1 аш кашыгы шикәр пудрасы алыгыз. Йомырканы шикәр белән кушып,...

Бәйрәм өстәленә үрелмәле печенье- "Әтнә таңы"

400 грамм он, 200 грамм ак май, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 1 пакет ванилле шикәр, 50 грамм какао порошогы, 1 чәй кашыгы тартылган апельсин кабыгы, 50 мл сөт, ¼ чәй кашыгы корица, 1 аш кашыгы шикәр пудрасы алыгыз. Йомырканы шикәр белән кушып, күләме 2 тапкыр артканчы күпертегез. Онны тирән савытка салып, өске ягыннан чокырлап кереп, күпертелгән йомырка, ванилле шикәр, 180грамм йомшартылган ак май салып, камыр басыгыз. Камырны ике өлешкә бүлеп, бер өлешен сөттә болгаткан какао белән, икенче өлешен корица, апельсин кабыгы белән кушыгыз. Камырларны бүлеп, шарчыклар ясагыз, һәр шарчыкны тәгәрәтеп, буйга юка итеп сузыгыз. Ике төстәге камырны бергә үреп, калган ак май белән майланган табага тезеп, өстенә шикәр пудрасы сибеп, 15 минут торгызыз да 160-180 градустагы духовкада 20 минут пешерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев