Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм өстәленә – тәмле!

Сезгә гөмбә ризыгы тәкъдим итәбез. Шулай итеп, жульен пешерәбез. Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр алыгыз. Суганны вак итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз...

Сезгә гөмбә ризыгы тәкъдим итәбез. Шулай итеп, жульен пешерәбез.


Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр алыгыз.

Суганны вак итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз һәм жульен пешәсе табага бушатабыз. Тавык итен дә вак итеп турап кыздырып алабыз һәм суган өстенә салабыз. Телемләп туралган шампиньонны да, кыздырып алганнан соң, тавык өстенә салабыз. Табага сыер мае салып, аңа он кушып кыздырабыз. Аның өстенә тоз сибәбез, сливки агызабыз. Төерләр калмаслык итеп болгатабыз да суган-тавык-гөмбә катнашмасы өстенә агызабыз. Иң соңыннан эре угыч аша чыгарылган сырны сибәбез. 200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә ун-унбиш минутлап пешерәбез.

"Татар ашлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев