Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм табынына балыктан тәм-томнар

Форшмак "Чәчәк клумбасы". 3 эре селедка балыгы, 5 пешкән бәрәңге, 2 пешкән кишер, 2 йомырка, 4 аш кашыгы майонез , петрушка яфраклары,тоз. Балыкны чистартабыз, тиресен салдырабыз. Юып кисәкләргәбүлгәлибез һәм ваклап бер өлешен тарелкага җәеп салабыз, майонез сылыйбыз.Бәрәңгене чистартып вак кисәкләргәтурыйбыз, балык өстенә җәябез, Показать полностью.. тоз сибеп майонез сылыйбыз.Тагын бер...

Форшмак "Чәчәк клумбасы".
3 эре селедка балыгы, 5 пешкән бәрәңге, 2 пешкән кишер, 2 йомырка, 4 аш кашыгы майонез , петрушка яфраклары,тоз.
Балыкны чистартабыз, тиресен салдырабыз. Юып кисәкләргәбүлгәлибез һәм ваклап бер өлешен тарелкага җәеп салабыз, майонез сылыйбыз.Бәрәңгене чистартып вак кисәкләргәтурыйбыз, балык өстенә җәябез,
тоз сибеп майонез сылыйбыз.Тагын бер кат балыкны җәеп майонез сылыйбыз һәм тагын бер кат бәрәңге җәябез.Тоз сибеп майонез сылыйбыз.Боларның барысын конус сыман өеп менәбез.Кишерне чистартып озынчага юка телемнәргә кисеп ,горизонталь рәвештә кара каршы куеп, роза формасына кертеп, конус уртасына куябыз.Йомырканы пешереп чистартабыз ,түгәрәкләп кисеп форшмак кырыена тезәбез. Петрушка яфраклары белән бизибез.

Балыктан "Рафаэлло"
1 банка треска бавырын (маеннан башка) пешкән 4 йомырка сарысы белән кушып изәргә. Шуңа 50 г йомшартылган атланмай өстәргә, ваклап туралган суган, әгәр масса коры булса бераз сок өстәргә мөмкин. Барысын бергә кушып, шарчыклар ясарга. Вак угычта каты сыр уарга һәм шарчыкларны шунда тәгәрәтергә. Тартмага салып, 2 сәгатькә суыткычка куярга. Кичтән ясап, иртән ашасаң тагын да яхшы.

"Тунлы" балык
1 кг балык (кылчыксыз булса яхшырак), 10 бәрәңге, 3 зур кишер, 200 г сыр, 1 банка майонез.
Табаны сыек май белән майларга һәм катлап түбәндәгеләрне салырга: төбенә - түгәрәкләп туралган һәм тозланган бәрәңге, аннары туралган һәм тоз сипкән балык, түгәрәкләп туралган кишер, боҗралап туралган суган. Өстенә каты сыр сибәргә, майонез салырга. Духовкада 40-50 минут пешерергә.

Сызыклы бәрәңге
Бәрәңгене әрчеп тозлы суда пешерергә. Пешеп чыккач суын сыгып өстенә ике баш сарымсакны турап салырга да, кәстрүлнең капкачын каплап, селеккәләргә. Сарымсакның тәме шулай итеп һәр бәрәңгегә сеңә. Кәстрүлне суынмасын өчен тастымал белән каплап торырга. Шул арада табада бер уч сызык (бер дә булмаса туңмай да ярый) кыздырырга куярга, сызык өстенә вак угычтан кишер уып салырга һәм бергә кыздырырга. Бәрәңгене тәлинкәгә бушатып, өстенә сызыклы кишерне чыжылдатып сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев