Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмү галәкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ. Гашура көне - мөкатдәс мөхәррәм аеның 10нчы көне, бик бәрәкәтле көн. Бу көн хөрмәтенә өч көн ураза тоту сөннәт гамәл санала. Мөхәррәм аенда бер көн ураза тотучыга 30 көн ураза тоту савабы булыр диелгән. Бу көнгә бик күп истәлекле вакыйгалар туры килә. Җәнабел...

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәләәмү галәкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ.
Гашура көне - мөкатдәс мөхәррәм аеның 10нчы көне, бик бәрәкәтле көн. Бу көн хөрмәтенә өч көн ураза тоту сөннәт гамәл санала. Мөхәррәм аенда бер көн ураза тотучыга 30 көн ураза тоту савабы булыр диелгән. Бу көнгә бик күп истәлекле вакыйгалар туры килә. Җәнабел Хак бу көнне дөньяны һәм Адәм галәйһиссәләмне яралтты, Нух галәйһиссәләм туфаннан котылган, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм Нәмруд утыннан, Муса галәйһиссәләм кавеме белән Фиргавен золымыннан котылган, Юныс галәйһиссәләм балык карыныннан чыккан, Әюп галәйһиссәләм авыруларыннан савыккан, Йосыф галәйһиссәләм төрмәдән азат ителгән һәм атасы Ягъкуб галәйһиссәләм белән кавышкан, Гайсә галәйһиссәләм туган һәм үлемнән котылып күккә ашкан. Шуңа күрә бу мөбарәк көнне ихтирам итеп, ураза тотып, ятимнәргә сәдакалар биреп шәфкать күрсәтү лязем.
Әбү Һөрәйра (Аллаһы аннан разый булсын) риваять итә: "Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: Рамазаннан соң ураза тоту өчен хәерле ай - ул мөхәррәм ае, ә фарыз намазлардан соң иң хәерле намаз - тәхәҗҗед намазы".
Шигыйлар мәзһәбендәге мөселманнар да бу көнне "матәм көне" дип белдерәләр. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныгы Гали хәлифәнең улын өмәвиләр белән сугышта дошманнары әсир төшерәләр һәм рәхимсез рәвештә җәзалап үтерәләр. Имам Хөсәеннең җәсаде Кәрбала шәһәрендә җирләнгән. Бирегә Гашура көннәрендә шигыйлык мәзһәбендәге мөселманнар җыйналып имам Хөсәеннең рухына дога кылалар.
Җәнабел Хак Үзенең ризалыгы өчен мөкатдәс мөхәррәм аенда тоткан уразаларыбызны, , укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны кабуллардан кылса иде. Раббыбыз һәрберебезгә бәхет-сәгадәт, динсезлектә йөрүче бәндәләрнең күңелләренә һидәят нур биреп, йортларыбызга муллык-бәрәкәт юлласа иде. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: din