Әтнә таңы

Бәйрәмегез белән

Армый-талмый, көнне төнгә ялгап, халык сәламәтлеге сагында торучы районыбызның медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Яккан мунчаларыгыз, куйган камырларыгыз, өйдәге сабыйларыгызны, гаиләгезне тәүлекнең төрле вакытында калдырып киткәнсездер... Менә шулай алны-ялны белми, халыкка хезмәт иткән, республика халкына үрнәк күрсәтеп эшли алган Әтнә район үзәк больницасы сәламәтлек саклаучыларын ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре...

Реклама


Армый-талмый, көнне төнгә ялгап, халык сәламәтлеге сагында торучы районыбызның медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Яккан мунчаларыгыз, куйган камырларыгыз, өйдәге сабыйларыгызны, гаиләгезне тәүлекнең төрле вакытында калдырып киткәнсездер...
Менә шулай алны-ялны белми, халыкка хезмәт иткән, республика халкына үрнәк күрсәтеп эшли алган Әтнә район үзәк больницасы сәламәтлек саклаучыларын ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Ходай Сезнен үзегезне сәламәтлектән аермасын. Олыгызга-кечегезгә гаилә бәхете насыйп булсын! Байлыкта, иминлектә, сөеп, сөелеп, кадерле булып яшәргә насыйп булсын! Бәйрәм белән Сезне!
Район халкының рәхмәтен, иң изге теләкләрен кабул итегез! Без Сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, шул кулларыгызның шифасын җуймагыз! Ххалык рәхмәтенә лаек булып яшәргә, эшләргә язсын!
... Алда әле синең барыр юлың,
Ак халатың әле салмачы!
Озын гомер сиңа, яшә әле
Учакларың йөзгә ялгансың!
Елмаюың үзе дәвалыйдыр,
Кайчагында кырыс карашың.
Һәр авыру күңеленә шулай
Әйтерсең лә зәмзәм саласың... -

Һәркайсыгызны аерым менә шулай котлыйсы килә...Исән-сау булыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: