Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сезне тыңлап ял иттек”

Арча шәһәр мәдәният йорты "Балкыш" фестиваленә килгән ветераннар белән тулы, кечкенә генә сабантуен хәтерләтте.

Лаеш, Балык Бистәсеннән килгән берничәшәр ансамбль, хорда катнашучылар арасында безнең Әтнәлеләр бераз югалып та калгандай булдылар. Фестивальне Республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштиряков ачып җибәрде. "Бүгенге чыгышлар арасында җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмая­чак. Бүген бары тик 18 майда Казанда узачак йомгаклау концертында катнашучыларны бил­геләп үтәбез", - диде ул. Безнең ветераннарыбыз иң соңыннан чыгыш ясарга тиеш булганлыктан, залга чы­гып бүтәннәрне күзәтеп, яхшырак үрнәкләрне үзләренә сеңдереп бару мөмкинлегенә ия булдылар.

Фестивальгә килсәк, бездән 12 чыгыш булды. Җыр, бию, баян, тальян, мандолина, нәфис сүз, кичке уен күренешләре бер-берсе белән үрелеп барды. Алып баручылар Зәлия Нәҗмиева һәм Фирая Сафина берәүгә дә тик торырга ирек бирмәделәр. Җырчылар Яс­минә Шакирова, Дамира Галимҗанованың чыгышлары көчле алкышларга лаек булды. Раузания Хәкимова башкаруында "Дүртөйле авылы көе"н тыңлагач, бәя бирүчеләр дә таң калды.

Биючеләр дә сынатмады, Роза Халикова, Хәлимә Закирова, Гөлфия Сәмигуллинаның чыгышлары һәркемгә дә ошады. Әлфинур Хәйретдинованың мандолинада уйнавы да берәүне дә битараф калдырмады. Аның татар халык көйләренә тезмәсен тыңлагач, Рамил Курамшин да: "Мондый инструментта болай дөрес һәм матур итеп уйнаганнарын күптән ишеткәнем юк иде," - диде. Танылган гармунчыбыз Фирдәвес Зариповның тальянда, Фәрит Шиһаповның баянда сыздыруларын тамашачы алкышлары озата барды. Менә фольк­лор түгәрәк уенының финалы. Сәхнәдә татар халык уен көе "Талы-талы" яңгырый. Артистларыбыз көчле алкышлар астында чыгышларын тәмамлады.

Фестивальне йомгаклап, бүләкләр тапшыру тантанасында чыгыш ясаган жюри әгъзасы Шамил Әхмәтҗанов Әтнә коллективына мөрәҗәгать итеп: "Сезне тыңлап ял итеп утырдык, чын кичке уен бу, чын халык талантлары икәнсез. Ел саен чыгышыгызны карап, сөенеп утырам. Мондый талантлар булганда халкыбыз яшәячәк әле, рәхмәт сезгә, әтнәләр!" - диде.

Безнең өчен иң югары бәя инде бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев