Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч яшьлек кыз торт белән чыбык та ашаган - "Әтнә таңы"

Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым социаль челтәрдән өч яшьлек кызының туган көненә торт пешерергә заказ бирә. Кызганычка каршы, аңа моның өчен үкенергә туры килә, дип яза "Челнинские известие". Ханым кызының туган көненэ пешертеп алган тортны төрле мультфильм геройлары белән бизәттерә. Кызчык тортны ашый башлый да, аннары кычкырып елап җибәрә. Әни...

Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым социаль челтәрдән өч яшьлек кызының туган көненә торт пешерергә заказ бирә. Кызганычка каршы, аңа моның өчен үкенергә туры килә, дип яза "Челнинские известие".

Ханым кызының туган көненэ пешертеп алган тортны төрле мультфильм геройлары белән бизәттерә. Кызчык тортны ашый башлый да, аннары кычкырып елап җибәрә. Әни кеше нидер булганын тиз чамалап ала. Тортны карый башлагач, геройларның колаклары чыбыклар белән эләктереп куелганын күрә. Баланы караганнан соң, аны больницага алып китәләр. Тикшерүләр аның организмында ят әйбер барлыгын раслый.

Кызчыкка дүрт көн больницада ятарга туры килә. Бала организмыннан чыбыкның үз юлы белән чыгуын көтәргә туры килә. Бәхеткә каршы, барысы да яхшы тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев