Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чабалар, чистарталар...

Районыбыз юлларында йөргәндә күзегезгә чалына торгандыр, юл кырыйларын чабучы тракторлар, янәшәсендә булышып йөргән кишер төсеннән киенгән хезмәткәрләр һәр юнәлештә бар. Күәмгә барсаң да алар эшли, Күңгәргә барсаң да юл кырыйларында алар, Комыргуҗа ягында да... Җәй дәвамында йөреп, чүп үләннәрен чабып торалар, Аллага шөкер, хәзер чалгы күтәреп юл буйларындагы кычыткан, әрекмән...

Районыбыз юлларында йөргәндә күзегезгә чалына торгандыр, юл кырыйларын чабучы тракторлар, янәшәсендә булышып йөргән кишер төсеннән киенгән хезмәткәрләр һәр юнәлештә бар. Күәмгә барсаң да алар эшли, Күңгәргә барсаң да юл кырыйларында алар, Комыргуҗа ягында да... Җәй дәвамында йөреп, чүп үләннәрен чабып торалар, Аллага шөкер, хәзер чалгы күтәреп юл буйларындагы кычыткан, әрекмән чабучы хатын-кызларыбыз күренми. Алар хезмәтен ААҖ "Татавтодор"ның Әтнә участогы техникасы белән хезмәткәрләре алыштырды. "Һәр юнәлешне күздә тотабыз, эш бүленгән, һәркайсы үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген белә. Аллага шөкер, әле эшебездән зарланган кеше юк...", - ди оешма җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов.

Бу фотоны да рпайоныбыз юлларында йөргәндә төшереп алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев