Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Чакырсалар, тагын барабыз”

Татарстан халыкларының I Республика милләтара яшьләр Форумы узды. Анда Тукай исемендәге техникумның III курс студентлары Назгөл Хәбибуллина һәм Энҗе Гайфуллина, читтән торып укучы I курс студенты Камил Шакиров та катнашты. 16-18 ноябрь көннәрне Татарстанның 150ләп яшь егет һәм кызы Татарстан Республикасының Дәүләт Советында җыелдылар. Форумга килүчеләр теркәлгәч, Муса Җәлил һәйкәленә...

Форум "Идел" яшьләр үзәгендә уза. "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дип исемләнгән Форумны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ача. Дәүләт Советының кече залында яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белән очрашалар.
- Төркемнәргә бүлделәр. Мин - флеш-моб оештыру, ә Энҗе талантлылар конкурсы һәм гала-концертка әзерлек бүлегендә идек. Талантларыбызны бу юлы куллана алмадык. Татарстан Республикасында Матәм көне игълан ителү сәбәпле, башка вакытка күчерделәр, - ди Назгөл.
- Чакырсалар, тагын барабыз. Бик ошады, - ди Энҗе.
Монда тагын бер үзебезнең егетне - Альберт Шакировны очратканнар. Дөресрәге, ул яшьләр алдында чыгыш ясаган. "Студентлар лигасы" вәкиле Динар Бариев чыгышын бик яратып кабул иткәннәр.
Аеруча чит ил студентлары белән аралашуга куаналар.
- Гарәп иленнән, Германиядән, Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләреннән дә килүчеләр бар иде. Кайберләре белән дуслашырга да өлгердек, - диләр.
Әйтүемчә, соңыннан булырга тиешле гала-концертны куя алмыйча калганнар. Аэропортка барып, коточкыч трагедиядә һәлак булучылар истәлегенә чәчәк салганнар.
Хәзер инде тагын чакырырлар дип көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чара