Чакыртсагыз, өегезгә киләләр
"Хөрмәтле редакция! Сезгә Казаннан Әлфия ханым шалтырата. Әнием авылда яши, тик аяклары авырту сәбәпле, еракка чыгып йөри алмый. Әтнәгә килеп, йорт-җир документларын рәсмиләштереп куясы килә. Бу уңайдан берәр киңәш бирә алмыйсызмы?" Хөрмәтле Әлфия ханым! Хәзер өйдән чыкмыйча гына да Кадастр палатасына документлар тапшырып яки әзер документларны алып була. 1 июльдән...
"Хөрмәтле редакция! Сезгә Казаннан Әлфия ханым шалтырата. Әнием авылда яши, тик аяклары авырту сәбәпле, еракка чыгып йөри алмый. Әтнәгә килеп, йорт-җир документларын рәсмиләштереп куясы килә. Бу уңайдан берәр киңәш бирә алмыйсызмы?"
Хөрмәтле Әлфия ханым! Хәзер өйдән чыкмыйча гына да Кадастр палатасына документлар тапшырып яки әзер документларны алып була. 1 июльдән һәр районда белгечләрне өйгә чакырырга мөмкин. Бу зур яңалык. Шуңа күрә моның белән бәйле сораулар туу табигый. Тулырак җавап алырга теләп, Әтнә районы Кадастр палатасы җитәкчесе Рафил Шәяхмәтовка мөрәҗәгать итәргә булдык.
- Белгечләр өйгә килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Телефоннан шалтырату гына җитәме?
- Белгечкә шалтырату - беренче адым. Бу этапта барлык кирәкле мәгълүматны һәм профессиональ ярдәм алырга мөмкин. Электрон почта аша да хат юлларга була. Диспетчерлар сезгә шалтыратып, килешүнең детальләрен ачыкларлар.
- Килешү өчен кайда түләргә?
- Теләсә-кайсы банкта түләп була. Кирәк булса, хезмәтләргә түләү өчен счет ачарга мөмкин. Ә түләү реквизитларын документлар кабул итү нокталарыннан, шулай ук оешманың сайтыннан алырга мөмкин.
- Ярдәм тиз күрсәтеләме? Чиратта торырга кирәкмиме?
- Без инде күптән чиратлар белән көрәшәбез. Бу көрәш үз җимешләрен бирә дә башлады. Бу очракта да үзебезне озак көттермәбез. Әлегә белгечләр Учреждение счетына акча кергәч кенә клиент янына киләләр. Киләчәктә түләү документы булган һәркемгә, счетка акча күчкәнче үк киләбез.
- Ташламалар буламы?
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына, I һәм II төркем инвалидларга әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.
- Сезнең визитыгыз күпмегә төшә?
- Белгечләрне кабул итәр өчен аз гына әзерләнергә кирәк булачак. Электр үткәргече һәм мобиль компьютер, портатив принтер һәм сканер кую өчен эш өслеге - өстәл кирәк булырга мөмкин. Физик затлар өчен бер документлар пакетын кабул итү - 1000 сум, китереп бирү 500 сум тора. Юридик затлар өчен 1 документлар пакетын кабул итү - 2500 сум, китереп бирү 1500 сумга төшә. Тарифлар Федерация дәрәҗәсендә кабул ителгән.
- Бу хезмәттән файдаланып, бары тик кадастр исәбенә (учетка) басып буламы? Әллә сезнең мөмкинлекләр киңрәкме?
- Өегезгә килә торган белгечләр төркеме кадастр исәбе белән бәйле документларны кабул итү һәм бирү, хокукларны теркәү, күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастры һәм Бердәм дәүләт хокуклар реестрыннан мәгълүматлар бирү белән шөгыльләнә. Кыскасы, өегездә дә Росреестрның барлык хезмәтләреннән файдалана аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.300
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.1600
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.9100
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.27500
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.8300
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.15900
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.7900
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.9800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.14500
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33900
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.15100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.66300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53600
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.31704
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика