Әтнә таңы

Әтнәдә “Чинап үкерә башлагач, алдырттым...”

"Үз тормышыңны һәм үз балаңның тормышын сакла!" дип исемләнгән тармакара профилактик акция барганын ишетеп беләсездер. Әлеге акция кы­са­ла­рын­­да республикада яшәү­­че күп балалы һәм со­­циаль яктан куркыныч бул­ган гаиләләрдә булып, аларга янгын куркыныч­сызлыгы ка­гый­дә­лә­рен аңлаталар. Бер­рәт­тән төтен чыкканын белдергеч - "дымовой изве­щатель"ләр урнаш­тыра башладылар. Янгыннан саклаучы мондый җай­лан­ма­­ны районыбыздагы бер­ничә гаиләгә...

"Үз тормышыңны һәм үз балаңның тормышын сакла!" дип исемләнгән тармакара профилактик акция барганын ишетеп беләсездер.
Әлеге акция кы­са­ла­рын­­да республикада яшәү­­че күп балалы һәм со­­циаль яктан куркыныч бул­ган гаиләләрдә булып, аларга янгын куркыныч­сызлыгы ка­гый­дә­лә­рен аңлаталар. Бер­рәт­тән төтен чыкканын белдергеч - "дымовой изве­щатель"ләр урнаш­тыра башладылар.


Янгыннан саклаучы мондый җай­лан­ма­­ны районыбыздагы бер­ничә гаиләгә куеп, кай­­берләренә янгын сүн­дер­­гечкә кадәр биреп чык­каннар иде инде. Бу юлы да әлеге датчик райо­ныбыздагы 10 гаи­ләгә куелды. ВДПОның Ар­ча бүлеге рәисе Әмирфас Әмирфатов, Арча һәм Әтнә районнары бу­ен­ча янгын күзәтчелеге начальнигы Рөстәм Са­фин, "Изгелек" социаль хез­мәт күрсәтү үзәге бел­гече Гүзәлия Сад­ретди­нова белән әлеге изге эшне Күлле Киме авы­лындагы күп балалы, инвалид баласы булган Марина Сабирова гаи­лә­сен­нән башладык. Йортка газ кермәгән, утын ягып җылытыла. Өй эчен күз­дән кичереп, мичнең ян­гын сүндерү кагыйдә­ләренә туры килү-килмә­вен карап, киңәшләр бир­гәч, янгын күзәтчелеге җи­тәкчеләре төтен чык­канын белдергеч җайлан­ма­ның куелу максатын, аның ничек эшләвен аң­латып, кычкыртып та күр­сәттеләр. "Инструкция­се бар, батареясы 2 елга җи­тә, ә үзе 10 елга ка­дәр эшли", - дип аңлатты Әмирфас Әмирфатов.

"Тәртип бозып алып ташламаса­гыз, сезне янгыннан сак­лый. Нормаль хәлдә бул­ган кеше бу җайланма­ның тавышына уянмый кал­мый инде", - дип ачык­лык кертте Гүзәлия дә. "Элек куелганын алып таш­лаучылар да булды", - дип өстәде. Алай ярама­ганын да аңлатып, ике бүлмәнең түшәменә дә "извещатель"не беркетеп, куелганлыкка куллар куйдыртып, көнкүрештә ян­гын куркынычсызлыгы ка­­гыйдәләре аңлатылган кәгазьләрне калдырып, Дусым авылына кит­тек. Анда - Лотфуллин­нар, Хөснетдиновлар, Олы Бәрәзәдә - Хәйрул­линнар, Вафиннар; Бә­рәс­кәдә яшәүче Гөлназ Сафина, Кышлауда Ләлә Са­фина яшәгән йортта бу­лып, берничә җиргә ян­гыннан саклагыч җай­лан­маны куеп, аңлату эш­ләрен башкаргач, Олы Әт­нәгә кайттык.

Күп балалы Митрофановлар гаиләсенә керә алмый байтак йорт тирәли әйләндек. Озак тәрәзәгә, ишеккә шакый торгач, йорт эченә керү бәхетенә дә ирештек. Өч балалы бу гаиләнең хуҗалары кунаклар килеп киткәнлеген әйтеп акландылар. Билгеле инде, кунактан соң "башлар авыртып тора". Элек куелган төтен чыкканын белдергеч җайланманың шкаф өстендә ятканын күреп, "Ник алдыгыз?"- дип сорады Әмирфас Исмайлович. "Чәйнек парына чинап үкерә башлагач, иремә алып ташла дип әйттем..." - диде хуҗабикә. "Чәйнек парына гына кычкырмый ул, бүлмә пар белән тулып төтен чыга башлагач кына сигнал бирә. Тәмәке тарткансыздыр өйдә. Алай ярамый..." - дип тыныч кына аңлатты Рөстәм Сафин.

Шкаф өстендәгесен, тагын ике бүлмәгә берәрне урнаштырып, тиешле эшләр башкарылгач, хушлашып чыктык. Гүзәлия балалар белән дә әңгәмә корып алды. Ашаганнармы. Ашасалар ни ашаганнар... Ефимовалар гаиләсенә киттек. Монда беркетелгән җайланма үз урынында иде. Янгын сүндергечне дә җыеп куйганнар. Йорт эчендәгесенә өстәп, оялдына да куйды Әмирфас Әмирфатов. «Җәй көне шунда йоклыйбыз», - диделәр. Күп балалы Әхмәровлар гаиләсендә дә урнаштырдылар янгыннан саклагычны. Һәркайсына җайлап кына күрсәттеләр, аңлаттылар.


"Тагын ник килдегез инде?"
Әнә шулай дип, теләр-теләмәс каршы алып, үз хокукларын даулаучыларга тыныч кына аңлату өчен дә зур сабырлык кирәк. Әле аларның яртысы ярым исерек, аеклары да сине тыңлап азапланмый. Эшләре каты, телевизор карыйсылары бар. Гаҗәп, бурычлары күп, җитмәгәне дә хәттин ашкан, әмма зур, заманча телевизорлар күбесендә бар диярлек. Шул исәптән сенсорлы телефоннар да... Хөкүмәтнең кайгыртуын үзләренчә аңлаучылар, "Ник безгә ут чыбыкларын сузмыйлар, башка районнарда кертеп биргәннәр..." - дип дәгъва да белдерделәр.

Кемгә нәрсә дигәндәй, Гүзәлия һәркайсыннан "Бурычларыгызны түләдегезме?" дип тә сорап барды. Әйтерсең, ул түләүләр аларга түгел, социаль яклау оешмасына кирәк. Баласы приютта булган анадан "Бардыңмы балаң янына", дигән соравына "Юк", дигән җавап алгач та, "10 көн бит инде, ни җаның белән яшисең. Ул бала рус балалары янына кереп киткәндә минем җаным елап калды... барам дидең бит", - дигәч, тетрәнеп үк куйдым. Ә әни кешенең керфеге дә селкенмәде. Ир кайгысын хәл итеп йөргән булып чыкты. Һәркемнең үз әхлагы, үз ояты.

Тик бу гаиләләр анысы барын белмиләр бугай. Рөстәм Сафин әйткәнчә, боларның хокуклары гына бар. Бурыч турында күптән онытканнар. "Тиеш"тән башканы белмиләр. Бишеккә салып тирбәтәсе, бер хезмәтче куясы гына калган. Анысын билгеләсәләр, бәлки өйләре адәм яшәрлек хәлгә килер иде. Барысында диярлек хатын-кыз яши, ә чисталык... анысын бөтенләй дә онытканнар. Югыйсә, иң җиңеле, акча да кирәкми, ялкаулыкны гына читкә куясы бар.

Җаным өшеп кайттым, үзләре ярар инде, балалары кызганыч. Без булган 10 кешенең берничәсе генә үзебезнең җирлектә яшәүчеләр. Ә калганнары - кайтып урнашучылар. Чаң кагарга кирәк. Авыл җирлекләре нәрсә карый, кем кайтканын беләме алар. Әле болар исәптә торганнары. Исәпкә кермәгәннәре күпмедер. Ник мондый чараларга авыл җирлегеннән берәү дә катнашмый, кайда безнең участок инспекторлары? "Болар эчә башласалар кот чыгып тора..." - диләр авылдашлары. Социаль яклау үзәге белгечләре генә карап бетерә алырмы бу гаиләләрне? "Сезнең кызлар каты эшли икән, күзләренә генә карап торалар, ә Арчада кайда торганнарын әйтеп, юл да күрсәтә алмадылар" - янгын күзәтчелеге инспекторларының бу бәясе дә, әле акны-карадан аера белмәгән малайның "Үсим генә, мин сезне атам..." дип янап калуы да никтер колак төбендә яңгырап тора...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: