Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чиновникларның хезмәт срогын 10 ел белән чикләргә тәкъдим итәләр – “Әтнә таңы”

Россиянең Җәмәгать палатасында моны закон белән ныгытырга кирәк дип саныйлар. Дәүләт хезмәткәрләренең штаты арту һәм хезмәт хаклары бик нык үсү мәсьәләләре белән бергә, Җәмәгать палатасы депутатлары аларның җитәкчелектә тору срокларын да киметергә тәкъдим итә. Палата әгъзасы Владислав Гриб Президент хакимияте, Президент каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советы җитәкчесе Сергей Ивановка әнә...

Россиянең Җәмәгать палатасында моны закон белән ныгытырга кирәк дип саныйлар. Дәүләт хезмәткәрләренең штаты арту һәм хезмәт хаклары бик нык үсү мәсьәләләре белән бергә, Җәмәгать палатасы депутатлары аларның җитәкчелектә тору срокларын да киметергә тәкъдим итә. Палата әгъзасы Владислав Гриб Президент хакимияте, Президент каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советы җитәкчесе Сергей Ивановка әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкты.

Мондый кадрларны чистарту министр, вице-премьер, шәһәр мэры, субъект прокурорлары һәм судьяларына да кагылачак. Дөрес, 10 елдан соң да башка җирдә алар бу вазифаны башкаруны дәвам итә алалар. Әгәр бу тәкъдим хакимияттә яклау тапса, закон буларак кабул ителсә, россияле чиновниклар да бер урында гына утыра алмыйлар, офицер-срочник кебек бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә мәҗбүр булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев