Әтнә таңы

Чишмәле Сап: туган як истәлекләре

Туган авылым. Һәр кеше олыгая башлагач туган якларын, балалык елларын, яшьлек чорын ешрак хәтеренә төшерә башлый.

Чөнки яшьрәк вакытта бүгенге көн мәшәкатьләре белән шөгыльләнәсең, киләчәккә хыяллар белән йөрисең. Бу чор узгач, нигездә гомернең күпчелек өлеше артта калгач, кабаттан тормышның яшьлек елларына кайтып, аның кайбер мизгелләрен искә төшерә башлыйсың.

Узган гомер хатирәләренең иге-чиге юк дип әйтерлек. Олуг шагыйрь Хәсән Туфан бала вакытның истәлекләре турында «аның һәрбер елы бар... һәрбер елның язы бар, җәе бар, көзе бар, кышы бар. Бик күп алар... Әллә ничә романлык инде ул сөйли башласаң» - дигән иде. Кеше хәтерендә узган гомернең бер өлеше, аерым мизгелләре генә саклана, шуларның кайберләре татлы хыял булып кабат-кабат күз алдына килә, төшләргә керә. Яшьлек һәм туган як хатирәләрен язып калдыручылар да аз түгел. Андый язмалар белән газета-журналлар аша даими танышып торабыз.

Мин Әтнә ягының төньяк почмагына урнашкан Ключи-Сап авылында дөньяга килгәнмен, балалык һәм яшьлек елларым да шул төбәктә узды. Һәр кешегә туган авылы матур, күңелгә бик якын була. Миңа да туган авылым җир йөзендәге иң гүзәл авылларның берсе кебек тоела. Бигрәк тә Әтнә ягыннан кайткандагы калкулыктан авыл матур булып күренә. Аның агачларга күмелеп ике урам булып тезелеп киткән йортлары, ике урам арасыннан ага торган инеш буендагы өянкеләре, берничә урында үсеп утырган биек тополь агачлары, ерактан күренеп торган зур урман ата-бабаларыбызның авыл урынын сайлаганда ялгышмаганнарын күрсәтә.

Реклама

Ключи-Сап авылына 18 йөздә Әтнә төбәгенең Кышлау, Күңәр, Күәм һ.б. авылларыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Өлкәннәрнең сөйләве буенча, безнең авыл да, башка авыллар кебек элек-электән җайга салынган үз тормышы белән яшәгән. Үз урманы, мул печән бирә торган болыннары, уңдырышлы туфраклы җирләре булуы авыл халкы тормышына уңай йогынты ясаган. Халыкның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек һәм агач белән сәүдә итү булган. Шунысы кызыклы, автомобильдә бер генә артык деталь булмаган кебек ул вакытта авылда артык һәм эшсез кеше булмаган. Узган гасырның илленче елларындагы вак колхозларны берләштерү чорында, аерым колхоз булып яшәгән Маяк, Яңа Җогып, Үрнәк авылларыннан гаиләләр күчеп килгәч авыл тагын да зурая, тулырак тормыш белән яши башлый.

Оештыру сәләте булган ир-егетләр җитәкче вазифасын башкарган. Озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Закир, Гайнулла, Әдһәм абыйларны өлкән буын кешеләре әле дә хөрмәт белән искә ала. Авыл советы рәисе, бригадир, ферма мөдире, агроном, хайван табибы, урман каравылчысы дәрәҗәле хезмәт булган. Болардан тыш авыл халкы өчен кирәкле булган аш осталары (Наҗия апа), кендек әбие (Майшәрәп әби), чигүче (Маһрикамал апа), тегүчеләр (Гөләмдан, Гөлзада апалар), умартачылар (Бәрия апа), тәрәзә рамнары ясаучылар (Хуҗи, Галиулла абыйлар), күрәзәче (Мәймүнә әби), хайван чалучы (Ханнан абый) һ.б. һөнәр ияләре булган...

Дәвамы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: