“Әтнә чистара, Аллага шөкер...”
Соңгы вакытта менә шулай сөенәбез. Зиратыбызга керә торган түгел, чытырман иде. Барыбыз да борчылдык, тик оешып тотына алмадык, аннан чистартып карадык, калганы калды. Урамнар бер хәл, су буйлары котчыккыч хәлгә төште. Бөтен чүп-чар шунда күчте, тиеш түгеллекне белсәк тә берәү дә килеп чистартмады. Менә шуларны район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы...
Соңгы вакытта менә шулай сөенәбез.
Зиратыбызга керә торган түгел, чытырман иде. Барыбыз да борчылдык, тик оешып тотына алмадык, аннан чистартып карадык, калганы калды. Урамнар бер хәл, су буйлары котчыккыч хәлгә төште. Бөтен чүп-чар шунда күчте, тиеш түгеллекне белсәк тә берәү дә килеп чистартмады. Менә шуларны район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов катнашында хәл итәрлек дәрәҗәдә түбән төштек. Бөтен оешма җитәкчеләрен хакимият бинасына җыеп сөйләшүнең нәтиҗәсе күз алдында. Оештык, оештырдылар, урыны белән ачуландылар, урыны белән кисәттеләр, административ комиссия әгъзалары штрафын да салдылар, чыккан акча кергән түгел, айныта, ниһаять үзебез яшисе җир икәнен аңладык.
Зиратларыбыз чистарды, эшлисе эш тә җитәрлек. Урамнарга игътибар итәсездер, капка аллары матурланды, дөрес үстергән чәчәкләр юк инде, әрекмән-кычытканнар да күренми. Совет урамы белән параллель урнаштырылган су ага торган лотокларга караганыгыз булдымы, балчык белән тулып үлән үсә башлаган иде. Менә шул үләннәр оешма хезмәткәрләре тарафыннан кырып алынды, "Тукай" хуҗалыгы тракторларына төяп түгелде. "Музейдан Казанга китә торган чат башына кадәргесен генә чистартасы калды, әле көн явымлы булгач тукталып тора", - ди авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин. "Улаклар чистаргач, су да ага башлады, элек бу су кая китеп барды икән? Асфальт юл кырыендагы бордюрга терәлеп җыйналган балчыкларны да кырдырып чистартсалар, болай асфальт юлны тарайтып торалар", - дип туктап карый узып йөрүчеләр.
Иң сөендергәне: авылны икегә бүлеп аккан елга ярларын, су буйларын күрәсездер, күзгә күренеп чистардылар. Агачлары да киселде, чүпләре дә түгелде. "Тимерче күперенә кадәрге өлешен җыештырдык. Техникум ның укыту бүлеге, Олы Әтнә урта мәктәбе коллективы хезмәткәрләре, укучылары зур эш башкардылар. Элемтә бүлеге дә чыгасы, эшлисе җирләр бетмәде әле, менә шулай бергәләп эшләрбез дип торабыз. Кемгә әйтсәк тә каршы килмәделәр, эшләрен көйләп, вакыт табып чистарту эшенә катнаштылар, без аларга бик рәхмәтле. Әкренләп тәртипкә салабыз, Кече Әтнә, Шәкәнәч, Яңа Әтнә авылларында да чисталык урнашып килә. Юкка гына борынгылар, күмәк эш тау күчерә, дип әйтмәгән икән. Калганын да бергәләп эшләп бетерергә язсын, үзебез өчен бит", - дип эшләүчеләргә рәхмәтен дә җиткерде Илнур Илдар улы Мөхәммәтшин. Аңа өстәп авыл халкының да рәхмәтен кабул итегез.
Карарга рәхәт, күзләр ял итә, матур бит безнең авыл. Чиста гына тотасы калды, ә анысына барыбызга да өйрәнәсе бар әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев