Әтнә таңы

Чистарыныр вакыт җитте

1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-чистарту икеайлыгы старт ала.

Реклама

Район башкарма комитеты тарафыннан санитар-чистарту икеайлыгы турында карар чыкты.
Бу уңайдан районда оператив штаб составы кабул ителде. Планы да расланды. Икеайлык кысаларында агач һәм куаклар утырту, юл һәм тротуарларны ремонтлау, урам утларын төзәтү, зиратларны җыештыру, төзекләндерү буенча эш алып барылачак.
Моннан тыш, шәхси хуҗалык  капка алдындагы төзелеш материаллары, иске техниканы алу, урамга юынтык суларны агызмау буенча да чаралар күреләчәк.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: