Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Читләп үтәр диеп уйлама

Республикада икенче тапкыр " Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати- профилактик айлык игълан ителде. Үткән ел тәҗрибәсеннән чыгып караганда, мондый айлык уңай нәтиҗә күрсәткән.Айлык барышында 350 наркотик белән бәйле җинаять исәпкә алынган, 60 килограммнан күбрәк наркотик законсыз әйләнештән алынган. Шулай ук гражданнарның , наркотиклар сату нокталары турында хәбәр итеп, наркополицейскийларга актив рәвештә ярдәм...

Республикада икенче тапкыр " Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати- профилактик айлык игълан ителде.

Үткән ел тәҗрибәсеннән чыгып караганда, мондый айлык уңай нәтиҗә күрсәткән.Айлык барышында 350 наркотик белән бәйле җинаять исәпкә алынган, 60 килограммнан күбрәк наркотик законсыз әйләнештән алынган. Шулай ук гражданнарның , наркотиклар сату нокталары турында хәбәр итеп, наркополицейскийларга актив рәвештә ярдәм итәргә әзер булулары ачыкланган.

Наркомания - грек сүзеннән алынган, аптырап калу, йокы килү халәте һәм аңсызлык кебек тәрҗемә ителә.Гади итеп кенә әйткәндә, кеше организмының билгеле бер наркотик матдәләрдән бәйлелеге дип аңларга да була. Наркотиклар физик һәм психологик ияләшүне барлыкка китерә. Аларны кабул итүдән туктап торган вакытта наркоман булган кеше коточкыч авыртуга дучар була.

Наркотикларга ияләшү алты ай тирәсе дәвам итә. Наркотиклар кабул иткән кешенең кәефе кисәк үзгәрүчәнгә әйләнә, йокы ритмы бозыла, аппетит кими, гадәти тормыш агышы үзгәрә. Шулай ук кан басымы уйный башлый, ашказаны- эчәклек трактының эшчәнлеге бозыла. Наркоманнарның тышкы кыяфәте начарая, киемендә шапшаклык, кара төскә тартылу күзәтелә.

Әмма иң куркынычы - наркотиклар кулланучы беркайчан да үзен наркоман дип исәпләми.Үзен авыртуга санамау аркасында ул, организмында тискәре үзгәрешләр булуга карамастан, врачларга мөрәҗәгать итүне дә кирәк дип санамый.

Наркомания елдан-ел халыкның төрле катлаулары арасында киң тарала.Аның күп очракта авыр хәлле гаиләләрдән булган яшүсмерләр арасында таралуы аеруча куркыныч тудыра. Киләчәк язмышлары турында берни уйламыйча наркотиклар кабул итү аларның тотрыксыз психикасына зур зыян китерә. Яшьтәшләре арасында үзләрен күрсәтү теләге белән наркотик җәтмәсенә эләккән яшүсмер әнә шулай җинаять юлына да кереп китәләр.

Наркомания деградациягә, кешенең шәхес буларак юкка чыгуына, төрле авыруларга һәм үлемгә китерә. Наркоманнар арасында СПИД белән авыручылар да шактый. Бездә еш кына "элеккеге наркоманнар булмый" дип әйтергә яраталар. Әмма үзендә барын да яңабаштан башларга көч тапкан, гаилә корып, балалар үстергән берничә шундый кешене беләм. Шул ук вакытта яшьләй тайгак юлга кереп киткән ике танышымның вакытсыз вафат булуы да йөрәгемне әрнетә. Юк, кешегә зыян сала торганнардан түгел иде алар, күңелләре дә начарлыкта түгел иде. Бәлки, гаиләдә, мәктәптә вакытында аларга игътибар булган булса, әле хәзер дә исән булырлар иде. Кызганыч, әти-әни еш кына балалардагы үзгәрешне күрми, хәтта күрергә теләми. Ә бит тышкы билгеләрне эзләп ерак барасы да юк. Күзләрнең йокы килгәндәге кебек кысылуы, спиртлы эчемлекләр исе килмәсә дә, кешенең теле көрмәкләнеп сөйләшүе, баллы әйберләрне ешрак куллана башлавы - болар барысы наркотиклардан бәйлелек билгесе. Тәндә кан тамырларындагы эзләр турында әйтеп тә тормыйм. Кыскасы, балагызның тормышы белән даими кызыксынып торыгыз, уртак шөгыльләр булдырыгыз, үзара дустанә мөнәсәбәткә омтылыгыз. Наркомания киләчәк буынның сәламәтлеген какшата һәм җәмгыятьнең иртә картаюына китерә. Афәткә каршы бергәләп көрәшкән очракта гына нәтиҗәсе уңай булыр. Бәла һәркайсыбызга килергә мөмкин.

Наркотиклардан зыян күрүчеләр өчен ышаныч телефоннары:

Татарстан прокуратурасы: 8843 291 19 25;

Татарстан наркоконтроль идарәсе: 8843 273 43 45;

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы: 052;

Наркодиспансер: 8843272 35 43;

Әти-әниләр өчен телефоннар:

Бердәм россиякүләм балалар ышаныч телефоны: 8 800 200 01 22;

Психологик ярдәм : 277 00 00,277 41 80;

Суицидка карата сораулар буенча "кайнар линия"(тәүлек буе): 279 55 80, 279 55 56;

Наркотик бәйлелектән интегүчеләр һәм аларның туганнары өчен телефоннар: 554 14 27;

"Остров - 1" үзәге ( Казан, Чуйков урамы, 79 а) - 552 - 53 -98;

"Остров - 2" үзәге ( Казан, Ново - Азинская урамы, 2 йорт) - 279 - 15- 62.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев