Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чияне төше белән кайнатырга ярыймы?

Кышкылыкка банка япканда бары тик яңа җыелган һәм сыйфатлы җиләк-җимеш, яшелчә кулланырга кирәк.

Кайбер хуҗабикәләр яшелчәләрнең бозыла башлаган урынын кисеп ташлап, кайнатырга яки пешерергә утырта. Белгечләр аңлатуынча, бозыла башлаган җимешләрдә микротоксиннар барлыкка килә, алар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Шунысы да бар, бу канцерогеннар аларны озак кайнатканда да бетми.
Чия, абрикос, персик кайнатмалары ясаганда, аларның төшен алып ташларга, яисә андый кайнатманы тиз вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк. Бу җимешләрнең төшләрендә амигдалин матдәсе бар, ә ул организмга эләккәч, агулы синиль кислотасына әйләнә. Кайнатма озаграк сакланган саен аңа агуның күбрәк күчү куркынычы бар.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Chiyane-t-she-bel-n-kaynatirga-yariymi-370424/

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/вишневое-дерево-вишня-5348297/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев