Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә чәкәннәренә сокланырлык

"Таң" хуҗалыгы базасында кукурузны бөртекле һәм терлек азыгы буларак куллануга багышланган семинар узды. Семинарда район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы буенча киңәшче Хәмит Галимҗанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов һәм идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашты. "Казан Агрохимсервис" агрономы Валерий Зеленихин кукурузның терлек азыгы буларак башка культуралардан өстенлеге хакында...

"Таң" хуҗалыгы базасында кукурузны бөртекле һәм терлек азыгы буларак куллануга багышланган семинар узды.

Семинарда район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы буенча киңәшче Хәмит Галимҗанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов һәм идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

"Казан Агрохимсервис" агрономы Валерий Зеленихин кукурузның терлек азыгы буларак башка культуралардан өстенлеге хакында сөйләде. Дөрес, азык берәмлеге ягыннан арпа һәм бодайдан аз гына калыша. Аның каравы туклыклыгы ягыннан өстенрәк. Безнең табигать шартларында кукуруз мул булып үссен өчен җылылык һәм дым кирәк. Әйтик, быел икесе дә җитәрлек булды. Шул сәбәплеме "Таң" басуында бик озын һәм рәт-рәт басып торган кукурузга сокланырлык. Аны 27 майда чәчкәннәр. Белгеч кукурузны бөртекле технологиясенә нигезләнеп үстерү буенча аңлатып узды. Шунысы да бар, чәчкәнгә карап культураның бөртеклегә яки сенажга әзерлеген билгеләргә өйрәтте. Анысы чәчкәндәге коры матдә дәрәҗә һәм тышкы тасвирламасы буенча да ачыклана икән.

Оешманың тагын бер белгече - Ольга Шабаева кукурузга зыян салучы авырулар һәм аларга каршы көрәш юллары белән таныштырды. Кайвакыт тулысынча формалашмаган, яисә, гарип кыяфәткә кергән чәкәннәр очраштыргалый. Дөрес, бездә аларның күләме гаять аз. Шул сәбәпледер, күрсәтеп таныштыру өчен берничә шундый чәкәнне үзе белән алып килгән. Моңа "головня" авыруы гаепле икән. Аның аркасында уңыш 40 проценткача кимергә мөмкин ди. Димәк, фунгицид кулланырга кирәк, дигән фикердә ул. Белгечләр химик консервантлар кушып сенаж салу хакында да сөйләделәр.

Аерым гибридлар турында аеруча кызыксынып тыңладылар. Безнең шартларда кайсысы яхшы уңыш бирүен ачыкларга тырыштылар. Анысы да бертөрле генә түгел: кайсыдыр силос өчен отышлы, кайберсенең әле бөртекләре әзер түгел. Шунда данлыклы марка - "LG" дигәне белән кызыксынучылар да булды. Клетчаткасы яхшы эшкәртелә икән.

Семинар Яңа Шашы фермасы янындагы силос чокыры янында дәвам итте. Биредә махсус "КУН" ярдәмендә аны ничек кистереп алу үрнәген күрдек. Кышлау фермасында өсте сәнәкле, асты чүмес формалы "КУН"ның үзен дә күрдек. Биредә алдагы көнне генә эшли башлаган терлек азыгы әзерләү цехы белән таныштырдылар. Биредә "раздой", савым сыерларына, "сухостой" белән "молодняк"ка өстәмәләр кушып аерым азык әзерләнә. Ветстанция җитәкчесе Рөстәм Һашимов монокорм буенча сөйләде. Аның структурасы белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев