Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Чәнти” коткарыр иде...

Кеше организмының фән аңлатып бирә алмый торган эчке көче барлыгы хакында күп языла. Япон дәвачылары кешенең куллары энергия үткәргеч ролен үти диләр. Чыннан да, күз күремен югалткан кешеләрнең бармак очлары ярдәмендә укырга, әйләнә-тирәне тоярга, предметларны танырга өйрәнүен, кешенең башында туган музыка әсәрен бармаклар ярдәмендә уен коралында уйнап ишеттерә алу сәләтен...

Кеше организмының фән аңлатып бирә алмый торган эчке көче барлыгы хакында күп языла.

Япон дәвачылары кешенең куллары энергия үткәргеч ролен үти диләр. Чыннан да, күз күремен югалткан кешеләрнең бармак очлары ярдәмендә укырга, әйләнә-тирәне тоярга, предметларны танырга өйрәнүен, кешенең башында туган музыка әсәрен бармаклар ярдәмендә уен коралында уйнап ишеттерә алу сәләтен тагын ничек аңлатасың? Борынгы Кытайда туган рефлексотерапия, ягъни энә кадап дәвалау ысуллары да нерв очларына тәэсир итүгә нигезләнгән бит, шуңа да борынгыдан ук япон, кытай халкында кул бармакларының һәрберсе бер әгъза белән бәйле дигән ышану яши. Баксаң, бармакларыбыз аша куркуны, шик-шөбһәне, ярсучанлыкны, үз-үзеңә ышан-маучылыкны җиңә, ә кайчак бөтенләйгә котыла да алабыз икән. Бармакларны ышкып, кысып тискәре тәэсирләрдән арынып, физик хәлеңне яхшыртырга да мөмкин икән.

Баш бармак баш авырту һәм шөбһәчеллек өчен "җавап бирә", ди япон дәвалаучылары. Төшенкелеккә бирелүдән саклаучы һәм ашказаны белән ашказаныасты бизе эшчәнлеген "күзәтеп" торучы да икән. Әгәр еш кына башыгыз авыртса, юк-барга борчыла башласагыз, баш бармакны икенче кулның учы белән кысып 3-5 минут тотарга кирәк ди. Бу - фикерләү сәләтен күтәрү чарасы да икән әле.

Имән бармак бөерләр белән, шулай ук ни-нәрсәдәндер күңел кайту һәм курку хисе, тән, мускуллар авырту белән "идарә итә". Япон дәвалаучылары фикерен АКШның Массачусетс университеты галимнәре дә раслый. Имән бармакларга массаж ясау бөер авыруларын дәвалаганда бик нәтиҗәле икән. Арка, мускуллар авыртканда да имән бармакларны ышку ярдәм итә, диләр алар.

Урта бармак - тиз аручанлык һәм ярсучанлык "хуҗа"сы. Әгәр кыл да кыймылдатырлык хәлегез калмаса, яки юкка-барга кызып китә торганга әйләнсәгез, урта бармакны икенче кул учы белән кысып 3-5 минут тотарга кирәк икән. Бу ысул бавырга эшләргә ярдәм итә, кан басымын рәтли, тискәре эмоцияләрне җиңәргә булыша.

Атсыз бармак ашкайнату системасында проблема һәм борын салындыру, ягъни "пессимизм"га бирелү билгеләрен хәбәр итә. Үзегезне мөмкин кадәр тынычрак тотарга тырышып, бөтен игътибарыгызны, көчегезне шушы бармакларга туплап, аларны массажлау ашказаны-эчәк проблемалары, сулыш юллары авыруларына каршы торырга булыша ди.

Ә нервыларыгыз бәйдән ычкынып стресска бирелсәгез, чәнти бармак барлыгын исегезгә төшерегез. Чәнти бармакны массажлап үз-үзеңә ышанычны арттырырга, начар уйлардан котылырга мөмкин икән.

Әгәр күңел болгану тойсагыз уч төбенә икенче кулның баш бармагы белән каты итеп басарга һәм 3 тапкыр тирән итеп сулыш алып чыгарырга кирәк. Эч йомшаганда яки киресенчә, катканда да шушы ысулны кулланыгыз, ди япон агайларның Джин шин джитсу дип аталган дәвалау сәнгате. Ике учны бер-берсенә кысып тору акыл эшчәнлеген арттыра, кан әйләнешен яхшырта икән.

Димәк, бармакларыгыз, уч төпләрегез белән дус булу һич кенә дә начарга түгел. Кулланып карагыз, зыянга булмас.

http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12324&file=101.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев